Яз көне бакча җиләгенә ничек ярдәм итәргә
Уянып килә торган җиләкне черемә, компост, тирес һәм мочевина белән ашларга кирәк
Яз кояшы җылыта башлауга ук, бакчачылар, иң беренче эш итеп, кыштан соң түтәлләрне тәртипкә китерә, җыештыра. Бакча җиләге дә беренче җылы көннәр килүгә үк яшелләнә башлый. Кышны кичергән бакча җиләкләре язын «ярдәм сорарга» мөмкин. Карлар эреп, кар сулары агып бетүгә, туфракта йөреп була башлагач, түтәлләрне карый башларга була. Язын бакча җиләген карау буенча киңәшләрне «Аргументы и факты» газетасы яза.
Кыш буена түтәлләр арасында калган мульчаны, коелган яфракларны, кышлыкка бакча җиләген каплап калдырган массаны җыеп ташларга, чистартырга кирәк. Шулай ук чүп үләннәрен дә утап ташларга. Чүп-чарны түтәлләрдән ераккарак алып китеп юк итәргә кирәк. Чөнки бу чүп-чарда күп кенә корткычлар кышлый, алар да көннәр җылыткач уяна һәм зыян сала башлый. Алар активлашып, булачак уңышка шактый зур зыян салырга мөмкин.
Үсемлекләргә ялгыш зыян китермәс өчен, пластмасс тырма белән тырмалау яхшырак булыр.
Зарарланган һәр яфракны секатор белән кисеп чыгарга кирәк. Җиләкнең мыекларын да кисәбез. Һәр куакның тамыр муентыгын тикшерергә кирәк – әгәр артык тирәнгә кергән икән, аның тирәсендәге артык туфракны чистартабыз.
Икенче эш – туфракны көпшәкләндерү. Җиләк тамырлары җир өслегенә якын урнашкан, шуңа күрә бик тирәнтен керми генә йомшартырга кирәк.
Чистартылган түтәлләргә әйбәтләп су сибәбез – туфракка кимендә 40 сантиметрга кадәр су үтәргә тиеш. Шуннан соң берәр биопрепарат: мәсәлән, «Фундазол», «Хорус», «Витарос», «Топаз» белән эшкәртергә кирәк. Алар җиләктәге авырулар һәм корткычлар белән көрәшә.
Булачак җиләкләрнең тәмен һәм баллылыгын яхшырту өчен, җиләк түтәлләренә нашатырь спиртын яки аммиак селитрасын су белән бутап (10 литр суга 1 аш кашыгы) һәр куак төбенә сибәргә кирәк. Моны төп эшкәрткәннән соң туфрак дымлы вакытта сибәләр.
Уянып килә торган җиләкне черемә, компост, тирес һәм мочевина белән дә ашларга була.
Тамыр муентыгы ачык булып тормасын өчен, һәр төпне җиңелчә генә өеп чыгабыз һәм, дым озаграк саклансын өчен, мульча чәчәбез.
Бу – җиләк уянып килә торган чордагы беренче эшләр. Бу эшләрне вакытында һәм дөрес эшләсәң, җиләк мул уңыш белән сөендерми калмас.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев