Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бакчачы почмагы

Кишер-чөгендерне ничек сакларга

Әйдәгез, киңәшләргә күз салыйк

Кишер-чөгендерләрне кышка сакларга куюның төрле ысуллары бар. Иң мөһиме, алар черемәслек һәм шиңмәслек булсын. Әйдәгез, киңәшләргә күз салыйк. 
Әлеге яшелчәләрне түтәлдән җыеп алгач сабакларын кисеп, туфрагын коеп, кояшта киптерү кирәклеген бакчачылар беләләр инде. Тәбәрледә яшәүче Фәнилә апа МУЛЛАХМӘТОВА аларны кышка менә ничек әзерләп куя:

–    Чөгендерне саклау берни түгел. Зур чиләккә жилләтелгән чөгендерләрне тутырам да, капкачын бераз ачык калдырып базга куям. Язга кадәр берни булмый. 

Ә кишергә килгәндә, нинди генә ысуллар кулланып карамадым. Әмма язга кадәр аны саклый алган еллар бик аз булды: йә череде, йә шиңде. Шуңа күрә хәзер берничә ел әлеге ысулны кулланам. Кишерләрне юып, башларын кисеп, яхшылап корытып 3 литрлы банкаларга тутырам да өстен чүпрәк белән каплап куям.

Әмма болай эшләгәндә кишерләр озак сакланмый. Яңа елга кадәр генә тора. Мин кишерне күпләп угычтан уып туңдыргычка да куям. Кышкы базда сакланганы исә яз көне ашарга менә дигән була, – ди ул. 

Көчектән Алия ГАТАУЛЛИНА да үз сере белән бүлеште: 

–    Шушы ысулны күп еллар кулланам һәм ул миңа бик ошый, – ди ул. 
Моның өчен коры ком кирәк. 40 литрлы бидонның төбенә ком салабыз да, аннан аны кишер белән чиратлаштырып тутырабыз. Өстенә кишерне күмәрлек итеп ком салабыз. Капкачын азрак ачык калдырып, бидонны базга урнаштырабыз. Чөгендерне саклау өчен дә бу ысул отышлы. Яшелчәләр җәйгә кадәр түтәлдән алып кергән кебек яхшы саклана. 

–    Ваграк кишерләрне угычтан уып, боҗралап, озынчалап турап туңдыргычка куйсаң да аш-су әзерләгәндә бик уңайлы, – ди Алия ханым.  
Интернет чыганакларда кишерне саклауның мондый юллары да бар:

–    Агач яки пластик тартмага 2 сантиметр чамасы коры ком йә пычкы чүбе салабыз. Шулар өстенә бер рәт кишер тезәбез. Алар бер-берсенә тиеп тормаска тиеш. Аннан тагын ком йә пычкы чүбе җәябез. Тартма тулганчы чиратлаштырабыз. Өстенә комны йә пычкы чүбен калын итеп җәябез. 

–    Кишерне сумка-пакетка салып, арасына пычкы чүбе тутырып ныклап бәйләп куярга да була. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев