Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бакчачы почмагы

Көчек авылында яшәүче Сәгыйдулла ШӘЙДУЛЛИН бәрәңге бакчасында күпләп кабак үстергән

Үстерүе җиңел, уңышы мул

“Быел кабак өчен бик уңышлы ел булды. Дүрт машина тагылмасы җыйдык“, – ди Сәгыйдулла абый.

Ул әлеге яшелчәне соңгы өч елда бәрәңге бакчасының өчтән бер өлешенә утырта.

– Берничә ел элек күршебез Рафил Садыйков бер бакча кабак үстергәч аптыраган идек. Көзен әллә никадәр уңыш җыеп шаккаттырдылар. Баксаң, алар әлеге яшелчәне малларына ашатыр өчен үстергәннәр икән, – дип сөйли Сәгыйдулла абый.

Икенче елны ул да, күршесе Рәшит Ижболдин да бәрәңге бакчаларының бер өлешенә кабак утыртып карыйлар. Шактый гына уңыш җыеп алалар. Узган ел тагын утырталар.

– Май аенда ук корылык башлангач барысы да үсеп китә алмас дип ешрак утырткан идек. Яңгыр да яумады, куерак та булгангадыр, эшкәртүе дә авыррак булды, кабаклар бик сөендермәделәр, – ди Сәгыйдулла абый.

Болай утырту аңа сабак кына була. Быел барысын да төптән уйлап эшли. Орлыгын көздән үк әзерләп куя. Рәт араларын да киң итеп калдыра. Аларны җәй көне улы Эльмарт, оныгы Илнар мотоблок белән берничә кат эшкәрткәннәр.

– Башка бер мәшәкате дә булмады. Төбен өяргә дә, агу сибәргә дә, ашларга да, тырмаларга да кирәкми. Үстерү өчен иң рәхәт яшелчә икән ул – кабак, – ди бакчачы.
Җәй башында яңгырның еш явуы да файдага гына булган. Соңыннан корыга китсә дә, бер генә тапкыр да су сипмәдем, ди Сәгыйдулла абый.

Узган атнада ул кабак уңышын җыйган да инде. Чөнки көзге яңгыр һәм салкын көннәр әлеге яшелчәгә зыянга гына икән.

– Беренче утырткан елны үссен әле дип соңрак алган идек. Бу зур ялгышлык булды. Кабакларның бер өлеше чери башлаган иде, – ди ул.

Ә быел иртә өлгерүенә сөенеп туялмый. Чөнки һава температурасы төшә башлады, синоптиклар яңгырлар да вәгъдә итәләр. Кабакларга карап “тел шартлатырлык“. 25-30ар килолылары да күп! Балалары, туганнары белән бергәләп барлыгы дүрт машина тагылмасы уңыш җыйганнар. Кабакларны базга урнаштырганнар.

Сәгыйдулла абый лаеклы ялда булса да, абзар тутырып мал асрый. Атлары да, тана-үгезләре дә бар. Атлардан кала башка малкайларны кыш буе кабак белән сыйлый икән. Аны пешереп ашата.

– Терлек өчен менә дигән файдалы ризык ул. Кабак белән тукланган хайванның ите тәмле була, авырлыгын да тиз җыя. Чөнки анда файдалы микроэлементлар, витаминнар күп, – ди ул.

Узган ел кабаклары апрель аенда гына беткән. Быелгысы тагын да озаккарак җитәчәк, ди Сәгыйдулла абый.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев