Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Бакчачы почмагы

Көзен алмагачларга нинди ашлама сибәргә?

Ашлама итеп кертелә торган түбәндәге эремә алмагачларга да, башка агачларга да ярый

Киләсе елга мул уңыш бирсен өчен алмагачларга көздән ашлама сибәргә кирәк. Бу турыда «Челнинские известия» яза.

Ашламаны яфраклар коелгач сибәләр. Башта артык ботакларны кисеп ташларга кирәк. Секатор ярдәмендә авыру һәм иске ботакларны алып ташлагыз. Киселгән урыннар юан булса, бакыр купоросы эремәсе белән эшкәртеп, бакча балавызы (садовый вар) белән сылап куегыз.

Ашлама итеп кертелә торган түбәндәге эремә алмагачларга да, башка агачларга да ярый.

10 литрлы чиләккә җылы су салыгыз, 60 грамм суперфосфат һәм 50 грамм сернокислый калий өстәгез. Яхшылап болгатып, агачка сибегез, диелә хәбәрдә.

Чыганак: Интертат 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев