Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бакчачы почмагы

Көзен бакчада нәрсә эшләп вакыт әрәм итмәскә?

Беренче мисал – түтәлдә калган әйберләрнең барысын да чүпләп утыру

Тәҗрибәле бакчачылар көзен кайсыбер эшләрне башкарып торуны вакыт һәм көч әрәм итү дип саный. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган, дип хәбәр итә "Интертат".

Беренче мисал – түтәлдә калган әйберләрнең барысын да чүпләп утыру. Гөмбәчек белән зарарланганнарын гына җыеп атырга кирәк. Үсемлек калдыклары кышка тирес һәм черемә булырга, файдалы микроэлементлар чыганагы ролен башкарырга мөмкин бит.

Гөмбәчек авырулары таралмасын өчен, мочевина, фитоспорин һәм башка препаратлар эремәсе белән эшкәртергә кирәк.

Икенче мисал – күпләр бакча җирен казып интегә. Чынлыкта исә моны эшләп тору кирәкми. Туфрагы каты булган бакчаларны гына казыйлар. Комлы грунтны язын казысаң да җитә. Өстәвенә, көзен казыганда туфрактагы микрофлора бозылып бетә. Сидератлар чәчеп калдыру хәерлерәк.

Өченче мисал – күпләр күпьеллык чәчәкләрне кышка кисеп калдыра. Кисәргә кирәкми, алар болай да кышлый. Өстәвенә аларның ботаклары тамырларын кышкы салкыннан да саклый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев