Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Бакчачы почмагы

Кыяр, редис янына – помидор

Кичкетаң мәктәбе мөгаллимәсе, авыл турында тематик блог алып баручы Эльмира ЗИННӘТУЛЛИНА көн саен табынга бакчаларында үскән яшелчәләрдән файдалы салат ясамый калмый

Яшел тәмләткечләр, кыяр янында үз бакчаларында үскән помидорлары барлыкка килүенә дә байтактан инде.

– Мин ел саен помидорның бик күп төрле сортын утыртам. Әйтик, быел 20дән артык төре үсә, – дип сөйли бакчачы. – Һәм, гадәттә, алар арасында башкаларыннан иртәрәк өлгерүче ике-өч төп помидор булмый калмый. Моны махсус шулай эшлим. Чөнки үзебезнең бакчада үскән яшел тәмләткечләр, кыяр, редис янына ничек итеп сатып алынган помидор турыйсың инде?!

– Иртә өлгерсен өчен тиешле сортларны сайларга һәм башкаларына караганда иртәрәк утыртырга гына кирәк, – дип дәвам итә. Әйтик, быел "Балкончик" сортын утырткан булган. "Санька", "Монгольский карлик", "Сердцеедка" сортлары да иртә өлгерә, ди бакчачы.

– Соңыннан күчерергә уңайлы булсын өчен мин аларның һәрберсен аерым савытка чәчәм. Күчергәннән соң тиз тернәкләнеп китәргә дә яхшы була, – ди Эльмира Хәйдәровна. – Эссе булса, суны көнаралаш мул итеп сибәм. Ә салкынча булганда – өч-дүрт көнгә бер тапкыр. Утыртканда да, күчергәндә дә бернинди минераль ашлама кулланмыйм. Шулай да күчергәннән соң төбенә көл сибештерәм. Эремчек суы йә оеган сөт тә салганым бар. Аны туфрак өстенә түгел, ә төбенәрәк салу җаен карагыз. Монысы бөҗәкләр ияләшмәсен өчен кирәк.

Әнә шулай, маллар асрап яшәүче гаиләнең бакчачылык юнәлеше өчен дә файдалы ысуллары барлыкка килгән.

– Төннәр салкын чакта без теплица эчендәге җылылыкны саклар өчен үгезләргә дип зур савытларда пешергән ашны кулланабыз. Чыннан да, файдасы бар. Кемдер теплицаны электр ярдәмендә, кемдер утын ягып җылытса, безнекен аш "җылыта", – дип елмая.

"Һәр эшнең үз җае дигәндәй", озак еллар бакчачылык белән дә шөгыльләнү дәверендә үзе сынаган башка бик күп киңәшләре дә тупланган.

Әйтик, иртәрәк ашарга дигән кишерне көздән үк, ә сакларга дигәнен июнь аенда гына чәчәргә кирәк.

Укмашып торган туфракка бераз ком кушсаң, ул таралучанга әйләнә.

Бәрәңгене кичен йә иртән иртүк өю уңайлырак. Нәкъ шул чакларда ул "җыелып" утыра. Ә көндез "җәелә".

Язманы "файдалы салат"тан башлаган идек, шул ук тема белән нокта куябыз.

– Мин салатка чөгендер яфрагы да салам, – ди Эльмира Хәйдәровна. – Чөгендер утаганда да, яфрагын салатка тураганда да каенатам Габденурның сөйләгәннәре искә төшә. Ачлык елында үсмер малай ризык булмаганнан шешенә башлый, авылдашлары үләр дип уйлыйлар. "Чөгендер, кишер яфраклары ашап исән калдым", – дия иде, мәрхүм...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев