Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бакчачы почмагы

Райондашыбыз Мөзәлимә Хөрмәтова тәрәзә төбендә кыяр үстергән

Аның тәрәзә төпләре үсентеләр белән тулы

Газета укучыларыбызга “Ни хәлләрдә яшәп ятасыз?“ дигән сорау белән мөрәҗәгать иттек. 

Мөзәлимә ХӨРМӘТОВА, Яңавыл:
–    Ике ел дәвам иткән пандемия, бигрәк тә без – пенсионерларны өйгә “бикләде“. Коронавирус дигән зәхмәт тарала башлагач кунакка йөрүгә чик куелган иде, әле һаман да шуның дулкыны белән яшибез. Шул режимга күнектек тә бугай инде. Өлкән кешенең көннәре бертөсле уза инде аның. Әле ярый, тавыкларым бар дип сөенәм. Алар янына көнгә өч-дүрт тапкыр чыгып керү дә – хәрәкәт. Кыш көннәрендә балаларым, оныкларыма оекбаш, башмаклар бәйләдем. Әле кыш китәргә җыенмый, шунлыктан кулдан энә-җепнең төшкәне юк. Гомергә китап укырга яраттым. Элек укыган классик язучыларның әсәрләрен хәзер дә кат-кат яратып укыйм. 
Тәрәзә төпләрем үсентеләр белән тулы. Кызларым киңәше белән быел өч төп кенә кыяр утыртып караган идем. Ходайның рәхмәте белән үстеләр бит. Бер кыярны өзеп ашадым да инде. Башка елны тагын да иртәрәк утыртырга кирәк дигән нәтиҗәгә килдем. Помидор, борычларны да күчердем. Чәчәк үсентеләре дә күтәрелеп киләләр. Хәзер инде бакча эшләре башланганны көтәм. Яратам бакчада эшләргә. Җәен караңгы төшмичә өйгә дә кермим. 
Шәһәрдә яшәүче кызларым Рамилә, Гөлнара, Рәмзиләне, яраткан оныкларымны сагынып көтеп алам. Алар белән сөйләшмәгән көнебез юк. Кайтуларына тәмле ризыклар пешерәм, чәкчәк ясыйм. Оныкларымның уңышларына сөенеп, алар белән горурланып яшәп яткан чагым...  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев