Сарымсак “ук“ларыннан тәмләткечләр
Сарымсак “ук“ларыннан ясалган тәмләткечләрне туңдыргычта саклыйбыз
Эре сарымсак җыеп аласың килсә, аның “ук“ларын вакытында өзеп алырга кирәк, диләр бакчачылар. Әгәр аларны вакытында өзмәсәң, сарымсак бөтен көчен шуларга җибәрә. Хәзер аларны өзүнең нәкъ вакыты.
Сарымсак “ук“ларыннан төрле тәмләткечләр ясап булганлыгын күп кенә хуҗабикәләр беләдер дә инде. Без дә сезгә берничә рецепт тәкъдим итәргә булдык.
1нче рецепт
Сарымсак “ук“ларын җыябыз һәм юабыз. Иттарткычтан чыгарып, бернәрсә дә кушмыйча контейнерларга тутырабыз. Кышын ашка да кушарга була, пицца пешергәндә дә өстәргә мөмкин.
2нче рецепт
Паста әзерлибез. “Ук“ларны кискәләп блендер белән ваклыйбыз яки иттарткычтан чыгарабыз. Шуңа тәменчә тоз һәм ике-өч аш кашыгы көнбагыш мае кушабыз.
3нче рецепт
Әлеге рецепт буенча әзерләнгән тәмләткечне яшелчә ашына кушарга мөмкин. Сарымсак “ук“ларын һәм укропны вак итеп турыйбыз. Шуңа ике-өч аш кашыгы үсемлек мае кушып болгатып куябыз.
4нче рецепт
“Ук“ларны 2 сантиметр озынлыкта турыйбыз. Кышын яшелчәле ашлар пешергәндә салабыз.
5нче рецепт
“Ук“ларны петрушка, укроп белән бергә иттарткычтан чыгарабыз да тоз белән болгатабыз.
Ххх
Әлеге тәмләткечләрне ипигә ягып та ашарга була. Ашларга, икенче ризыкларга, пицца кебек камыр ризыкларына да кушарга мөмкин.
ИСКӘРМӘ: сарымсак “ук“ларыннан ясалган тәмләткечләрне туңдыргычта саклыйбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев