Шомырт чәчәк атканда бакчачылар сынала: түтәлләр утыртып өлгергәннәргә киңәшләр
»«Циркон», «Калий монофосфаты» һәм «Гарәбә кислотасы» кебек ашламалар куллану - уңай нәтиҗә бирә», - ди бакчачылар
Антициклоннар бакчачыларны быел да кырыслыклары белән сынарга җыена бугай. Һәрхәлдә, әле генә җимеш агачлары чәчкәләргә бөреләнгән, ә инде кайсыбер иртә уңыш бирә торган сортлары шау чәчәккә күмелгәндә, кар яуды. Әлбәттә, кайбер якларда – кар, кайдадыр карлы яңгырлар явып торды. Журналист Юлай Низаев бу турыда танылган бакчачылардан сорашырга булган.
Әле кайчан язгы кояш елмая иде, менә берничә көн инде суык һава торышы хакимлек итә. Халык әйтмешли «яз – көйсез кыз» шикелле. Халык әйтсә – хак әйтә шул. Тик кояш нурлары бакча-ындырларга сирпү белән, җир сөреп түтәлләр ясарга, кишер, суган ише яшелчәләрне утыртырга кем генә ашыкмаган икән?! Күрше-күлән бер-берсе белән ярыша-ярыша бакча утыртты. Әле ачык грунтка чәчкә орлыклары чәчүләр, роза утыртучылар да күренгәләде. Берәүләр карлыган, карагат утыртып маташты… Һәм менә шомыртлар да хуш исле шау чәчәккә төренде, алар белән бергә кар суыгы да килде.
Актаныштан билгеле бакчачы Дания ханым Сәетзадина:
«Әле дә Актанышта кар явып тора, тиз генә явып-эреп тә китмәде шул. Карның температурасы тәэсир итәчәк инде. Иртән явып, кич эреп бетсә әйбәт булыр иде дә ул. Халык «Циркон», «Калий монофосфаты» һәм «Гарәбә кислотасы» кебек ашламалар куллана. Шытым биреп өлгергән үсемлекләр туңуы да ихтимал. Кар бит әле агачларны һәм куакларны имгәтә дә ала. Күпләп яуса, өсләреннән алырга кирәк карны».
“Бик каты уңганнар кишер белән суганнарны да чәчеп өлгерделәр. Әле җирдән тишелеп чыгып шытым бирмәгән яшелчәгә әллә ни зыян булмас ул. Көздән утыртылган суганга да әллә ни начарлык булмас, шулай да эрерәкләре, циклларны бутап, орлыкка үсәргә мөмкин. Чәчәк атарга җыенган агачларга салкыннар зыян итү ихтималы бар. Алда әйтеп узган ашламаларны алып сибү хәерлесе булыр. Үзебез берни дә утыртып өлгермәдек, без иң соңыннан гына чәчәбез”.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев