Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Бакчачы почмагы

Тәрәзә төбендә кыяр үстерәсезме

Салагыш авылында яшәүче Чулпан ЛАТЫЙПОВАдан киңәшләр.

Оста бакчачы ел саен март башында өч-дүрт төп кыяр утырта икән.

– Тәрәзә төбендә үстерү өчен кыярның үз-үзен серкәләндерә, тиз өлгерә, бик озын булып үсми торган, яктылыкка артык таләпчән булмаган сортын сайларга кирәк. Мин “Балконный” дигән сортны сатып алам. Иң башта туфрак әзерлим. Көздән алып куйган балчыкны савытка салып духовкада 30 минут тирәсе кыздырам. Аннан кибеттән алган балчык белән бергә кушам. 3,5 литрлы чиләкләр әзерлим. Төбенә көл, ваклап йомырка кабыгы салам. Аннан балчыкны салып, орлыкны утыртам да, су сибеп пленка белән каплап куям. Ике-өч көннән тишелгәч пленканы алам. Март аенда кояш нурлары ныграк төшә, шулай да мин фитолампа кабызып куям. Яфрак чыгаргач көл, чүпрә суы белән тукландырам.

Кыярның мыекларын өзмим, озыная башлагач бәйләп куям. 1,5 айда – кыярлар өлгереп тә җитә, – ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев