Теплицага кар ташлау файдагамы?
Кар суы бик файдалы үзлекләргә ия. Ул аз минералланган, ягъни туфракның тозын һәм селтелелеген арттырмый
Бакчачылар еш кына теплицага кар ташларга кирәкме дип бәхәсләшәләр. Берәүләр бу җирне җылытырга һәм соңыннан мул уңыш җыярга ярдәм итә, дип саный.
Өстәвенә, җир бераз иртәрәк өлгерәчәк. Икенчеләре әйтүенчә, теплицадагы кар — зарарлы, чөнки дым артык күп булачак, бу үсемлекләргә һәм уңышка тискәре йогынты ясарга мөмкин.
Экспертлар фикеренчә, теплицада туфракны җылыту бөтенләй зарарлы. Шуңа күрә аңа карны кыш башыннан ук түгел, ә җир бераз туңгач кына салалар.
Шул рәвешле, теплица эчендә кышларга карар кылган барлык корткыч бөҗәкләр салкыннан үләчәк. Ә түтәлләрдәге кар нәкъ менә яз көне, туфракны эретә һәм дымландыра башлагач, файда китерәчәк.
Кар суы бик файдалы үзлекләргә ия. Ул аз минералланган, ягъни туфракның тозын һәм селтелелеген арттырмый.
Гомумән, туфракка начар тәэсир ясамый, ә дымландыра гына. Ягъни үсемлекләр өчен кар суы бик файдалы. Нәкъ менә шуңа күрә бакчачылар үсентеләргә краннан түгел, ә кар суы сибәргә тырыша.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев