Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Бөек Җиңүгә - 80 ел

Әтиебез сөйләгәннәр Бөек Җиңү бәйрәме якынлашкан бу көннәрдә аеруча еш искә төшә..

Әтиебез Мөхәммәди НИЗАМБИЕВның вафатына быел 50 ел тула

Бөек Ватан сугышында катнашкан әтиебез Мөхәммәди НИЗАМБИЕВның вафатына быел 50 ел тула. Сугышны башыннан ахырына кадәр үтеп күп кенә медальләргә лаек булган әтиебез сөйләгәннәр Бөек Җиңү бәйрәме якынлашкан бу көннәрдә аеруча еш искә төшә... 

БЕР ГАИЛӘДӘН – ДҮРТӘҮ

Кичкетаңда яшәгән бабабыз Низаметдин белән әбиебез Бәдерҗамал сугышка дүрт улларын озаталар. Бертуганнар Галимулла, Рзахетдин, Гариф, әтиебез Мөхәммәди беренче көннән үк фронтка китәләр. Сугыштан Галимулла абый белән әтиебез генә исән-сау әйләнеп кайталар. Рзахетдин абыйлары 1942 елда Волгоград өлкәсендә ятып кала, ә Гариф абый хәбәрсез югала. 

ИСЕМЕ, ФОТОСЫ – ГАЗЕТАДА

Әтиебез – 1915 елда сигез балалы гаиләдә дөньяга килгән төпчек малай. Туган авылында белем ала. 1930 елларда наданлыкка каршы көрәш башлангач, авылны унйортлыкларга бүлеп, укый-яза белмәүчеләрне өйрәтә башлыйлар. Әтиебез колхоз оештыру һәм укыту эшләрен алып баручыларның берсе була. Бу эшне яхшы башкарганы өчен аның турында район газетасында фоторәсеме белән мәкалә дә басылып чыга. 

ДОШМАННАРГА – НӘФРӘТ ХИСЕ БЕЛӘН 

Сугышта ул башта Ленинград фронтында укчы, аннан 133нче артиллерия полкында элемтәче булып хезмәт итә. Каты бәрелешләрнең берсендә яраланып госпитальгә эләгә. Дәваланганнан соң кабат яу кырына озатыла. Ике ел 145нче артиллерия батальоны телефонисты була. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен ике тапкыр “Батырлык өчен”, “За оборону Ленинграда”, “За победу над Германией” медальләре белән бүләкләнә. 

Әтиебез сугышта күргәннәрен дошманнарга нәфрәт уты белән янып, ачынып сөйли иде. Ленинград блокадасы турында без тарих дәреслекләреннән генә укып белсәк, ул бу коточкыч мәхшәрне үз башыннан кичергән. Әлеге шәһәрнең батыр халкы, өч ел буена дошман чолганышында калып, ачлык-ялангачлыкны, ачы суыкларны үз җилкәләрендә кичерүчеләр турында дулкынланмыйча сөйли дә алмады. Идәнгә ялгыш ипи валчыгы төшсә, җиңел генә өреп, бармаклары белән алып куйганы истә. 

КОЛХОЗ РӘИСЕ, КОМБАЙНЧЫ, БАЛТА ОСТАСЫ

Әтиебезгә Җиңү көнен күрергә дә, туган авылы Кичкетаңга кайтып хезмәт куярга да насыйп була. “Кызыл Октябрь“ колхозына рәис итеп билгеләнә ул. Сугыштан соңгы авыр елларда бу эшне алып бару да җиңел булмагандыр. Колхозда атлар кимегән, ир-ат көче юк диярлек. Басудан ашлык, печән ташу өчен үгез җигәргә туры килгән. Беренче машина исә 1950 елларда гына кайткан. 

Авылдашлары белән бу авырлыкларны җиңә-җиңә 16 ел вакыт үтеп тә китә. Колхозларны берләштерә башлыйлар. “Кызыл Октябрь“не Степан Разин исемендәге колхозга кушалар. Алар кушылганнан соң әтиебез бригадир, комбайнчы булып эшли. Авылда “Сталинец” комбайнына беренче булып утыручы да ул була. 
Соңрак ат чанасына табаннар ясый башлый. Бик оста балта остасы иде әти. Аңа тирә-як, Удмуртия авылларыннан да чана табаны ясатырга килүчеләр күп булды. Бакчада төрле сорт алмагачлар үстерде, кортчылк белән шөгыльләнде. Нинди генә эшкә тотынмасын, зур төгәллек белән башкара белде. Кызганычка каршы, гомере генә кыска булды: 1975 елның апрелендә 59 яшендә арабыздан китеп барды.

ГОРУРЛАНЫП СӨЙЛИБЕЗ

Чәчкә авылы кызы – әниебез Нурҗиһан белән сугыштан соң гаилә коралар алар. Әниебез сугыш елларында Красный бор райкомында инструктор вазифасын башкара. 1946 елдан Кичкетаңда клуб мөдире, китапханәче булып эшли. Аның тырыш хезмәте төрле дәрәҗәдәге Мактау грамоталары белән бәяләнә. Әниебез без, биш кызны, кул эшләренә, аш-су әзерләү серләренә өйрәтеп үстерде. Энебез ... әтидән кечкенә калса да, аның кебек бөтен эшне төгәл итеп башкара, үрнәк гаилә башлыгы да. 

...Җиңү бәйрәмен һәр елны дулкынланып көтеп алабыз без. Гаиләләр белән бергә җыелышып, әти-әниләрне искә алабыз, истәлекләрне барлыйбыз. Алар турында горурланып балаларыбызга, оныкларыбызга сөйлибез. 80 ел буе аяз күкләребез, имин тормышыбыз, якты таңнарыбыз өчен әти-әниләребезгә, сугыш каһарманнарына, тыл ветераннарына рәхмәтле без. Бу язмабыз алар рухына дога булып барып ирешсен иде. 

Гөлзидә РӘСУЛОВА.
Кичкетаң авылы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев