«Әгерҗе хәбәрләре» газетасы бүләкләр уйнатты
Район газетасына язылу дәвам итә
Район газетасына язылу барган чорда редакциядә бүләкләр уйнату матур традициягә әйләнде. Бу юлы да үз бәхетен сынап карау максатыннан 140ка якын әбунәчебез квитанция күчермәләрен юллады. 31 октябрьдә Район газетасының “ВКонтакте“ социаль челтәрендә сайтында узган туры эфир вакытында җиңүчеләрне ачыкладык. Менә алар:
Казанны Тирсәдән Флүрә МУЛЛАХМӘТОВА;
табаларны Яңа Акхуҗадан Әнисә Вәлиева, Исәнбайдан Наилә Шәйдуллина, Күләгәштән Лидия Королева, Кырындыдан Әсгать Нәҗмиев оттылар.
Шул ук көнне бүләкне тапшырырга дип Яңа Акхуҗа авылында яшәүче ВӘЛИЕВлар гаиләсенә юл тоттык. Йорт хуҗалары Галиәсгар абый белән Әнисә апа ачык йөз, тәмле сүз белән каршы алдылар.
Бу хакта тулы язма "Әгерҗе хәбәрләре"нең 43нче санында басылып чыкты инде, укымый калмагыз!
Хөрмәтле газета укучыларыбыз! “Әгерҗе хәбәрләре“ район газетасына 2023 елның беренче яртыеллыгы өчен язылу дәвам итә.
Сез аңа почта элемтәсе бүлекчәләре аша 793,80 сумга языла аласыз.
Әгерҗедәге хезмәт коллективларында һәм редакциягә килеп алучылар өчен – 444 сум.
Реклама 16+
АО Татмедиа
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев