Биш бүләк тә үз ияләрен тапты
2024 елның беренче яртыеллыгы өчен “Әгерҗе хәбәрләре“ газетасына сентябрь һәм октябрь айларында язылучылар арасында редакция хезмәткәрләре биш бүләк уйнаттылар.
Менә алар – бүләк ияләре:
Кер үтүкләү тактасы – Көчектән Зөфәр МИНҺАҖЕВ.
Кер киптерү җайланмасы – Тирсәдән Зөлфия ТИМЕРГАЛИЕВА.
Чәйнек – Күләгәштән Анатолий АСАНОВ.
Табалар – Кадыбаштан Фәридә БӘХТИЕВА, Әгерҗедән Валентина ПЕРМИНОВА.
Көчектән Минһаҗевларга һәм Тирсәдән Тимергалиевларга бүләкне илтеп тапшырдык.
Зөфәр–Гөлсинә Минһаҗевлар да, Рафис–Зөлфия Тимергалиевлар да гомерләре буе район газетасына язылалар.
– Без аны әле дә “Җиңү юлы“ дип атыйбыз һәм бик яратып укыйбыз. Бигрәк тә “Район елъязмасы“ дигән сәхифәнең озын гомерле булуын телибез. Ул – безнең үткәнебез, – ди Зөфәр абый.
Ул, кайда гына эшләсә дә, алтын куллы, тырыш булуы белән хөрмәт яулаган. Гөлсинә апа – ветеран педагог. Гомер көзләренә якынлашып барсалар да кул кушырып утырмыйлар. Бал кортлары тоталар, күпләп сарымсак үстерәләр.
Тимергалиевлар да хезмәтләрендә олы хөрмәт яулап лаеклы ялга чыкканнар.
– Җомга җитүен көтеп алабыз. Газетаның хәрефен дә калдырмыйбыз, – ди Зөлфия апа.
Ул квитанцияне җибәрергә ярдәм иткән күршесе Наталья Мифтаховага да олы рәхмәтле.
– Кулы җиңел булды. Без бүләкле булдык, – дип елмая Зөлфия апа.
Без тапшырган бүләкләрдән әле күп еллар файдаланырга язсын сезгә, хөрмәтле укучыларыбыз!
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев