“Әгерҗе хәбәрләре“ – район сулышы ул
Тугры укучыбыз Гүзәл Ваһапова уртаклаша
“Узган гасырның 60нчы елларында район газетасын чыгаруга мин дә үз өлешемне керттем. Мәктәп эскәмиясеннән соң ике ел редакциядә секретарь-машинист булып эшләдем“, – ди елмаеп Әгерҗедә яшәүче Гүзәл апа ВАҺАПОВА.
Ул район газетасы редакциясендә 1960-1962 елларда эшли. Ә бу газетаның “Ленин юлы“ннан “Җиңү юлы“на күчкән вакытлары була.
– Безнең гаиләнең тормышы район басмасы белән нык бәйле дип сөенеп әйтә алам. “Әгерҗе хәбәрләре“нә әти-әниләр исән чакта ук языла идек һәм аны гомеребез буе яратып укыйбыз. Олы апам Мәүлидә күп еллар редакциядә корректор булып эшләде. Газетаның ничек эшләнүен, аның бер санын чыгару өчен генә дә күпме хезмәт куелуын бик яхшы аңлыйм мин, – ди Гүзәл апа.
Ул үзәк почта элемтәсе бүлекчәсендә 34 ел кадрлар бүлегендә эшләп лаеклы ялга чыга. 82 яшьләренә җитсәләр дә, ире Рәмзи белән һәр ярты ел саен иң беренче булып “Әгерҗе хәбәрләре“нә язылалар.
– Район газетасыннан башка яшәүне күз алдына китермибез, – ди Гүзәл апа. – Ул бит – безнең тормыш. Туган районыбыз, туган республикабыз сулышы. Яңалыклар, төрле темаларга язмалар, белдерү-котлаулар... Барысы да кирәк. Без үзебез дә балалар, туганнарны гомер бәйрәмнәре белән газета аша котларга яратабыз. Алар, сөенеп, рәхмәт сүзләре җиткерәләр. Андый сүзләр ишетү бик рәхәт.
Газетаны һәрвакыт үзвакытында таратучы хат ташучы Вера Самаринага да олы рәхмәтен җиткерде Гүзәл апа.
– Җомга көнне иртәнге сәгать сигезенче яртыга “Әгерҗе хәбәрләре“ килеп җитә. Гомумән, Зифина Ваһапова җитәкчелегендәге 1нче почта элемтәсе бүлекчәсе хезмәткәрләре барысы да бик төгәл һәм кешелеклеләр. Нинди генә сорау белән мөрәҗәгать итсәк тә, ярдәм итәргә әзер торалар, – ди Гүзәл апа.
“Әгерҗе хәбәрләре“ газетасының тугры укучысы Гүзәл Ваһапова. / Е.Самсонова фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев