Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Әбунә

Ашыгыгыз: “Әгерҗе хәбәрләре“ газетасына язылу төгәлләнергә санаулы көннәр генә калды

Район газетасына июнь аенда язылучылар бүләк – бакча кирәк-яраклары да ота алалар.

“Әгерҗе хәбәрләре“ район газетасына 2020 елның икенче яртыеллыгына язылу төгәлләнергә нәкъ бер атна вакыт калды. 27 июньдә – соңгы көн.

Хөрмәтле газета укучыларыбыз! “Әгерҗе хәбәрләре“ ул – район яңалыкларын иң беренче булып сезгә җиткерүче басма. Аның аша шәһәр һәм авыл хәбәрләре, хезмәт алдынгылары, гомер бәйрәмнәрен билгеләп узучы юбилярлар, кул эшләре осталары, бакчачылар, үз эшләрен ачкан яшьләр белән танышырга була. Киләсе елга 90 еллык юбилеен каршы алучы район газетасы тарихи язмаларга да киң урын бирә.

Без – редакция хезмәткәрләре газета укучыларыбызның бер генә үтенеч-гозерен дә кире какмаска, газетаны эчтәлекле, кызыклы итәргә, борчыган проблемаларыгызны район җитәкчеләренә дә җиткереп, аларның җавапларын да биреп барырга тырышабыз.

Киләчәктә дә бергә булыйк, дуслар!

“Әгерҗе хәбәрләре“нә почта аша язылу бәясе – 711 сум. Редакциягә килеп алучылар һәм хезмәт коллективларында – 420 сум.

ххх

Исегезгә төшерәбез: район газетасына июнь аенда язылучылар бүләк – бакча кирәк-яраклары да ота алалар. Акция 1 июльдә уза. 

Анда катнашу өчен почта бүлекчәсе элемтәләре аша язылу турындагы квитанцияне редакциягә җибәрергә кирәк: 89656243149, 89063331957 ватсап номерлары,

agr-vesti@mail.ru электрон адрес.    

Акциянең сроклары, бүләкләр саны, аларны алу тәртибе турындагы тулы мәгълүмат – “Әгерҗе хәбәрләре” газетасы редакциясендә. Акцияне оештыручы – “ТАТМЕДИА” җәмгыяте филиалы – “Әгерҗе хәбәрләре” (“Агрызские вести”)  газетасы редакциясе. Сроклары – 01.06.2020 – 01.07.2020. Белешмәләр өчен телефоннар – 22861, 22962. Реклама. 16+

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев