Эдуард Шәрәфиев «Әгерҗе хәбәрләре»нә: Алга куелган бурычларны үтәргә тырышабыз
Депутат яңалыклары белән уртаклашты
ТР Дәүләт Советы депутаты Эдуард Шәрәфиев бу юлы да район газетасына 35 кешегә алдагы елның беренче яртысына язылу бүләк итте.
Хәзерге вакытта махсус хәрби операция зонасында булган депутат белән элемтәгә кереп, хәлләрен белештек.
– Мин хәзер Донбасс Иреклекләре берлегенең Георгий бригадасы командиры урынбасары булып торам. Без хәзерге вакытта Бахмутта стратегик мөһим биеклекләрне саклау буенча оборона чаралары алып барабыз. Безнең җаваплылыктагы секторда хәл гади түгел. Каршы як безгә һәрчак үз көчләрен ташлый. Әмма авырлыкларга карамастан, махсус хәрби операция кысаларында алга куелган барлык бурычларны үтәргә тырышабыз. Болар барысы да уртак Җиңү көнен якынайту максатыннан эшләнә, – дип сөйләде Эдуард Сөләйманович.
Редакция, үз чиратында, депутат ярдәме белән йортларның өлкән вәкилләрен, мохтаҗ гаиләләрне район газетасына яздыруны оештыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев