"Әгерҗе хәбәрләре" бүләкләр уйнатты - җиңүчеләр исемлеге билгеле
Әбунә

"Әгерҗе хәбәрләре" бүләкләр уйнатты - җиңүчеләр исемлеге билгеле

Ихлас күңелдән котлыйбыз

Июнь аенда “Әгерҗе хәбәрләре” район газетасына язылып квитанцияләренең күчермәләрен редакциягә юллаган әбунәчеләребез арасында бакча кирәк-ярагы уйнатырга вәгъдә биргән идек. 

Вәгъдәбездә тордык: 1 июль көнне бакча кирәк-яраклары үз ияләрен тапты. Аларның исемнәрен хәбәр итәбез:

Лейка – Гөлфидә Закирова (Исәнбай); Илсөяр Ильясова (Шаршады); Галия Моратова (Девятерня); Гөлҗиһан Кәрәмиева ( Варкләд Аул).
Көрәк – Сирин Мөхәммәтдинов (Яңавыл); Зәмирә Гайнуллина (Кырынды); Алмазия Сәлимгәрәева (Хор.Ключ), Александр Лукоянов (Иске Чекалда).
Тырма – Фәнилә Муллахмәтова (Тәбәрле); Мансура Муллахмәтова (Яңавыл).
Эш кораллары җыелмасы – Наилә Харисова (Әгерҗе); О.Шамеева (Бима). 
Бакча сиптергече – Зилә Хөснетдинова (Девятерня); Руфинә Гобәева (Иж-Бәйки).
Гидравлик сиптергеч – Фәридә Шәрипова (Тирсә). 
Себерке – Л.Мөхитова (Тирсә). 
Бордюр бизәгеч лента – З.Тимергалиева (Тирсә). 
Чәчәкле читән – Р.Гайнуллина (Әгерҗе). 
Китмән – Альберт Тимерханов (Тәбәрле), Әгърәф Галиуллин (Кадыбаш).           
Шланг – Людмила Орехова (Азево). 

Бүләк отучыларны ихлас күңелдән котлыйбыз. 

Әгерҗегә килгән очракта бүләкләрне редакциягә кереп алырга мөмкин. Әгәр андый мөмкинлегегез юк икән, сезгә юллау җаен табарбыз. Белешмәләр өчен телефоныбыз: 22962. 

Ххх
Бүләк отучыларны ачыклауда ярдәм иткән Рөстәм Рәшитовка олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Әгерҗедә гомер кичерүче әлеге әбунәчебез инде 26 ел буе район газетасына тугрылык саклый.  

Е.Самсонова фотосы
 

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев