Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Әбунә

“Әгерҗе хәбәрләре“ район газетасы уйнаткан бүләкләрне кемнәр отты

Бәхетле бүләк ияләрен Әгерҗедән даими газета укучыбыз Раиса Исмәгыйлева ачыклады.

Ташламалы язылу барышында алты айга “Әгерҗе хәбәрләре” район газетасына язылучылар арасында бүләкләр уйнаттык.

Декада барышында район газетасына 1200гә якын укучыбыз язылган, шуларның 160ы квитанцияләренең күчермәләрен акциядә катнашу өчен юлладылар. Бәхетле бүләк ияләрен билгеләү өчен редакциягә Әгерҗедән даими газета укучыбыз Раиса Исмәгыйлеваны чаырдык. 

Газета укучыбыз ярдәме белән бүләкләр түбәндәгечә билгеләнде

Таба (Гөлшат Мөфтиева, Биектау),

үлчәү (Илсөяр Галләмова, Иске Эсләк),

миксер (Рафинат Таҗиев, Кодаш),

вафельница-гриль (Наталья Орехова, Күләгәш),

плед (Эльвира Сундукова, Исәнбай),

аэрозоль сафландыргыч (Зөлфия Хаҗиева, Әгерҗе),

кәстрүл (Шамил Ибраһимов, Биектау),

су фильтры (Люция Ситдыйкова, Кадыбаш),

үтүк (Минзифа Решетникова, Красный бор),

кәстрүл (Раиса Исмәгыйлева, Әгерҗе). 

Бәхет ияләрен чын күңелдән котлыйбыз. Призларны алуга кагылышлы сорауларыгызны 22861, 22962 телефоннары аша бирә аласыз.

Ххх

Газетага язылу да, призлар уйнату да дәвам итә, хөрмәтле газета укучыларыбыз. Алдагы ярты елда да һәркайсыгыз безнең сафларда калырсыз дип ышанабыз. Ә  нинди призлар уйнатачагыбызны газетаның киләсе санында хәбәр итәрбез.  

Реклама 16+  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев