Вәсилә ханым гомере бу мөгаллим булып эшли, Наил абый ветеринария берләшмәсендә хезмәт куя.
Әгерҗедә гомер кичерүче бу гаилә гомер буе “Әгерҗе хәбәрләре“н яздыралар.
- Хәрефен дә калдырмый укып чыгабыз. Район кешеләрен дә күп беләбез, шәһәрдә яшәүчеләрнең күбесе – танышлар. Шулай булгач, район басмасында һәр кеше турында уку һәм алар турында күбрәк белү кызык. Аннан соң яңалыкларны иң беренче җиткерүче дә бит ул газета, – ди Вәсилә апа.
Алар газетага декабрь аенда язылалар. Бу вакытта “Әгерҗе хәбәрләре“ газетасы коллективы комод һәм өстәл уйнату турында акция игълан иткән иде. Бәхет тә Харисовларга елмайды. Алар өстәл-китап оттылар. Котлыйбыз!
Ә комод Яңа Бәзәкәдә яшәүче Хикмәтуллиннар гаиләсенә чыкты.
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев