Исәнбайдан Наилә Шәйдуллина «Әгерҗе хәбәрләре» призына ия булды
Җиңүчеләр туры эфир вакытында ачыкланды
Район газетасына язылу барган чорда редакциядә бүләкләр уйнату матур традициягә әйләнде. Бу юлы да үз бәхетен сынап карау максатыннан 140ка якын әбунәчебез квитанция күчермәләрен юллады. 31 октябрьдә Район газетасының “ВКонтакте“ социаль челтәрендә сайтында узган туры эфир вакытында җиңүчеләрне ачыкладык.
Менә алар:
Казанны Тирсәдән Флүрә МУЛЛАХМӘТОВА;
табаларны Яңа Акхуҗадан Әнисә Вәлиева, Исәнбайдан Наилә Шәйдуллина, Күләгәштән Лидия Королева, Кырындыдан Әсгать Нәҗмиев оттылар.
Наилә ШӘЙДУЛЛИНА, Исәнбай авылы:
– Район газетасы – безнең гаиләдә гел беренче сафларда. Беренчеләрдән булып язылабыз, беренче битеннән укый башлыйбыз. Акциядә катнашу өчен квитанцияне дә беренчеләрдән булып юллыйбыз. Без дигәнем, тормыш иптәшем Фәһим һәм мин. Иптәшем газетаны аеруча яратып укый. Исендә калган язмаларга кабат-кабат кире әйләнеп кайта. Берәр сорау килеп туганда да “Әгерҗе хәбәрләре”ндә әнә шулай язылган иде” дип, газетадан мисал китерә. Безнең өчен, чын мәгънәсендә, өстәл газетасы ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев