Иж-Бәйкилеләр “Әгерҗе хәбәрләре“ газетасыннан аерылмыйлар
“Әгерҗе хәбәрләре“ килгән көн – бәйрәм ул
Иж-Бәйкидә яшәүче өлкән буын вәкилләре Любовь ГАЛИӘХМӘТОВА, Сәмига ХӘЛИУЛЛИНА гомер көзләрендә дә “Әгерҗе хәбәрләре“ газетасыннан аерылмыйлар. “Без аның “Ленин юлы“ булып чыккан елларын да хәтерлибез. Балачагыбыз, яшьлегебез район газетасын укып узды. Картлык елларында да без – аның тугры дуслары“, – диләр.
Сәмига апа – Иж-Бәйкидә иң өлкән кешеләрнең берсе. Январь аенда 90 яшен тутыра. 43 ел терлекчелектә эшләп лаеклы ялга чыккан хезмәт ветераны. Дуңгыз, бозаулар фермасында да эшләгән, сыер да сауган. Аннан күп еллар ат җигеп терлекләргә азык ташыган. Алты бала тәрбияләп үстергән.
– Яшь чакта эш күп булса да, балалар тәрбияләсәм дә, каенана-каената белән яшәсәм дә, район гәҗитен укырга вакыт таптым, – ди Сәмига апа.
Гәҗит кенә түгел, китаплар да укырга ярата әле ул.
– Мин укыган китапларның исәбе-саны юк, – дип елмая. – Ә “Әгерҗе хәбәрләре“ килгән көн – бәйрәм ул. Ашау-эчү дә, мәшәкатьләр дә онытыла. Гәҗитне башыннан ахырына кадәр укып чыгам. Бер генә язманы төшереп калдырсам да, эчем поша.
Любовь Николаевна да, аның җәмәгате Мөдәрис абый да район газетасын яратып укуларын яшермиләр. Гомере буе иң авыр хезмәттә сыер савучы булып эшләгән Любовь ханым, механизатор булып хезмәт юлын узган Мөдәрис абый авыл хуҗалыгы темаларын яктырткан язмаларны яраталар.
– Газетаны чиратлашып укыйбыз. Аннан соң теге яки бу язма буенча фикер алышабыз, – диләр алар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев