Нәҗип Гайнетдинов: ,,Әгерҗе хәбәрләре“н бер хәрефен дә калдырмыйча укыйм
Укымыйча яши алмыйм ди ул
“Газета-журналлар, китаплар укымыйча яшәүне күз алдына да китермим“ ди Тат.Чилчәдә яшәүче Нәҗип Гайнетдинов.
Нәҗип Тат.Чилчә авылында туган. Мәктәпне тәмамлагач, Менделеевта укып шофер һөнәре үзләштергән. Армия хезмәтен үтәп кайткач, озак еллар колхозда шофер булып эшли. Аннан Әгерҗе урманчылыгының Шаршады участогында урман мастеры булып хезмәт куя. Лаеклы ялга чыккач та яраткан эшен калдырып китәргә ашыкмый.
– Авыл урман кочагына сыенып утырганлыктан яңа вазифага өйрәнү авыр булмады. Эштән туктасам да урманга еш барам. Гөмбә, җиләкләр җыям, пиннек әзерлим, – дип тормышы турында бәян итте туган җирен чиксез яратып яшәүче авыл улы.
Нәҗип район газетасын кечкенәдән үк укый. “Райондагы бөтен яңалыкны ,,Әгерҗе хәбәрләре“ аша белеп барам. Кунак көткәндәй көтеп алам да бер хәрефен дә калдырмыйча укыйм. Газетадагы безнең кебек кечкенә авыллар тормышы турындагы язмаларны бик яратам“, – ди ялгызы гына гомер кичерүче Нәҗип абзый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев