1 март 2018 яңалыклары
-
Сарымсак ашасаң, сәламәт булырсың
Сарымсак – грипп һәм респиратор вирус инфекцияләренә каршы торучы иң көчле чара.
-
Татарстанда мәгариф һәм фән министры урынбасары кәнәфиенә кем килде
Татарстанның мәгариф һәм фән министры урынбасары итеп Станислав Андреев билгеләнде. Бу хакта "Татар-информ" корреспондентына Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Станислав Андреев Казанда 1975 елның 10 июнендә туган. 1997 елда В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетын тәмамлаган (менеджмент, менеджер). 2014 елда М. В. Ломоносов исемендәге Мәскәү...
-
2нче мәктәп укытучысы призер булды
Минзәләдә "Тормыш иминлеге һәм куркынычсызлыгы нигезләре" курсы буенча "Ел укытучысы" республика бәйгесенең зона этабы узды. Әгерҗе районы данын яклап чыгыш ясаган 2нче мәктәпнең тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Ринат ШАКИРОВ призер булды.
-
Җырчы Ландыш Нигъмәтҗановадан өчпочмак камыры ясау рецепты
Җырчы Ландыш Нигъмәтҗанова инстаграм битләрендә үзе яратып әзерли торган камыр рецептлары белән дә бик теләп уртаклаша. Хуҗабикәләр өчен Ландыштан өчпочмак камыры ясау рецептын тәкъдим итәбез. Кирәкле әйберләр: 1 пачка ак майны эретергә куябыз. Яртысы эреп беткәч алабыз. Ярты стакан көнбагыш мае. 1,5 аш кашыгы шикәр комы. 0,5 чәй кашыгы тоз....
-
“Әгерҗе хәбәрләре“ сайтында 8 Мартка багышлап игълан ителгән бәйгегә фотолар көтәбез
"Әгерҗе хәбәрләре" район газетасы сайтында 8 Март - Халыкара хатын-кызлар бәйрәме уңаеннан яңа бәйге игълан итәбез. Элек-электән гүзәл затлар тормыш йөген җигелеп тарткан, бер эштән дә курыкмаган. Заман никадәр алга китсә дә, хәзер дә техника иярләүче, тимергә җан өрүче, ремонт ясаучы, утын яручы, печән өюче, көтүче һәм башка "рольләрне" ирләр...
-
“Әгерҗе хәбәрләре“ газетасы редакциясе хезмәткәрләре хат ташучыларны хөрмәтләде
Язның беренче көнендә "Әгерҗе хәбәрләре" район газетасы хезмәткәрләре почта элемтәсе бүлекчәләре хат ташучыларын хөрмәтләделәр. Баш мөхәррир Дания Абзалиева 2018 елның беренче яртыеллыгына "Әгерҗе хәбәрләре"нә яздыруны арттырган 18 почта элемтәсе бүлекчәсенә Рәхмәт хатлары, аларның җитәкчеләре һәм хат ташучыларга истәлек бүләкләре тапшырды. Матбугат басмаларына язылу чорында сезнең белән аеруча тыгыз эшлибез. Аңлашып,...
-
Февральдә Әгерҗе районында үлүчеләр туучыларга караганда өч тапкыр күбрәк булган
Февраль аенда Әгерҗе районында үлүчеләр туучыларга карата өч тапкыр күбрәк булган. 14 сабый дөньяга килгән: 5 малай, 9 кыз. Аларга Амелия, Давид, Ибраһим, Иделия, Милана, Мирослав, Дилария, Агния исемнәре кушканнар. 38 кеше вафат булган: 15 ир-ат, 23 хатын-кыз. Кышның соңгы аенда 3 пар никахын рәсмиләштергән, 7 пар аерылышкан.
-
Бүген – язның беренче көне
Язның беренче көне белән, дуслар! Яз барыбызга да шатлык-сеөенчләр, матур уңышлар, сәламәтлек бүләк итсен. Кәефләр күтәренке булсын, эш дәрте артып торсын. Көндезләрен кояш елмайса да, төннәрен һава температурасы бик салкын әле. Бүген хәтта Исәнбай, Кадыбаш, Девәтернә авылларында -36 градус булды, диләр. Синоптиклар иртәгәдән җылыта башлаячак дип сөендерәләр. Димәк, кыш китәргә...
-
Бүген Президентыбыз Рөстәм Миңнехановның туган көне
Бүген, 1 мартта, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның туган көне. Аңа 61 тулды. Ул 1957 елның 1нче мартында Балык Бистәсе районының Яңа Арыш авылында туган. 1978-1993нче елларда ул Сабада инженер вазифасыннан алып Биектауның район башлыгы дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә. 1996нчы елдан Татарстанның финанс министрлыгын җитәкли, ә ике елдан республикабызның Премьер- министры итеп...