1 август 2017 яңалыклары
-
Әгерҗе районы юллары игътибар сорый
Узган атнада Әгерҗе районына эшлекле визит белән ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ Идарәсе начальнигы урынбасары Юрий Ставниченко килде. Юрий Ставниченко район хакимияте бинасында юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе әгъзаләре һәм юлларга хезмәт күрсәтүче оешма вәкилләре катнашында киңәшмә уздырды. Чыгыш ясаучылар комиссиянең соңгы утырышында күтәрелгән мәсьәләләр буенча карарларның ничек тормышка ашырылуы...
-
1 августтан эшләүче пенсионерларның пенсиясе арта
Акчаның арту өлеше уртача 200 сум тәшкил итәчәк. Бүгеннән эшләүче пенсионерларның пенсиясе арта. Бу Россиядә яшәүче 14,3 миллионлап кешегә кагыла. Акчаның арткан өлеше уртача 200 сум тәшкил итәчәк. Бу хакта Пенсия фондына сылтама белән ТАСС агентлыгы хәбәр итә. Пенсионерларның пенсияләрен 2016 елдагы хезмәт хакы күләменә бәйле рәвештә арттырачаклар. Төгәлрәк әйтсәк,...
-
Августта Кояш тотылу көтелә
Август аенда тарихтагы иң озак вакытлы Кояш тотылу булачак. Ай Кояшны 1,5 сәгать вакыт дәвамында каплап торачак, ә Кояш "таҗы" элеккесенә караганда бик күпкә зуррак булачак. Бу хакта Кояшны өйрәнү илкүләм абсерваториясе галимнәре белдерде, дип яза "Татар-информ" "Известия"гә сылтама белән. Әлеге сирәк күренешне АКШ халкы гына күзәтә алачак. Кояш тотылган...