Матәм көне булу сәбәпле Татарстанда 1 ноябрьдә күңел ачу чаралары узмаячак
Россия Президенты Владимир Путин карары нигезендә иртәгә илдә матәм көне игълан ителде. Бу Россия туристларын алып кайтучы самолет фаҗигасе белән бәйле.
Инде хәбәр итүебезчә, 31 октябрь иртәсендә Мисырдан Россия туристларын алып кайтучы самолет һәлакәткә очрады. "Когалымавиа" авиакомпаниясенең Airbus A-321 самолеты Шарм-эш-Шейхтан очып киткәч, Синай ярымутравы өстендә радар экраннарыннан югала. Аннары...