2 май 2017 яңалыклары
-
Әгерҗедә “Мин – татар малае“, “Мин – татар кызы“ бәйгесе узды
Бүген район Мәдәният сараенда балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр арасында беренче тапкыр "Мин - татар малае, мин - татар кызы" бәйгесе узды. Анда 8 бала катнашты. Алар Габдулла Тукай шигырьләрен сөйләделәр, ниләр белән мавыгулары турында сөйләделәр, һөнәри осталыкларын күрсәттеләр. Җиңүчеләр - 7нче бакчадан Мәликә Мөстәхимова һәм Тирсәдән Нурислам Абдуллинны татарның милли баш...
-
Әгерҗенең тыл ветеранына – 90 яшь
Әгерҗедә яшәүче тыл ветераны Нәкыя Ибраһимова 90 яшьлек юбилеен каршылады. Аны юбилее белән котларга район Советы аппараты җитәкчесе Резидә Закирова килде. Ул хөрмәтле юбилярга саулык-сәламәтлек, иминлек, күңел күтәренкелеге теләде. Нәкыя апага РФ Президенты В. В. Путинның котлау открыткасы һәм Әгерҗе район башлыгы В. Макаровның истәлекле бүләге тапшырылды.
-
2нче мәктәп укучылары Президент ярышларыннан җиңү белән кайттылар
Безнең район укучылары район тарихында беренче тапкыр Президент ярышларында җиңү яулады. Узган атнада 2нче мәктәпнең 7б сыйныфыннан 16 укучы, Түбән Камада узган зур бәйгедә район данын яклап, төрле ярышларда сыналдылар. - Президент ярышларының төп үзенчәлеге - командада бары бер сыйныфтан гына укучыларның катнашуы. Ә безнең җиденчеләр спортта - иң көчлеләр...
-
Әгерҗелеләр “Гомерләрне коткарганда“ акциясенә кушылды
"Мәрхәмәтле Татарстан" изге гамәлләр эстафетасының Бөтендөнья донорлар көне уңаеннан уздырылган "Гомерләрне коткарганда" акциясенә Әгерҗе районы да кушылды. Ул яшьләр арасында үз теләкләре белән кан бирүне популярлаштыруга багышланды. Мәдәният сарае каршында йөрәк формасындагы кызыл шарлар бәйләме тоткан ак халатлы медицина хезмәткәрләре урамнан үтеп баручыларны битараф калдырмады. Район үзәк хастаханәсе поликлиникасының профилактика...