2 ноябрь 2017 яңалыклары
-
Сарсак-Омгада курчак тегүче, мебель ясаучы, хәтта йорт макетын булдырган гаилә яши
Сарсак-Омгада яшәүчеләрнең кайсыннан гына ФИЛИППОВлар турында сорама, аларның җавабы бер: "Бу - искиткеч гаилә!" Чынлап та, Валентина-Олег һәм аларның кызлары Татьяна авылдашларын иҗади эшләнмәләре белән шаккатыра беләләр. Ә үзләре шөгыльләре турында "бу - безнең тормыш рәвешебез", диләр. Сарсак-Омга Мәдәният йортында җирле осталарның эшләнмәләреннән күргәзмәләр оештыру - күптәннән килгән матур традиция....
-
Салым хезмәтендә эш сәгате үзгәрде
1 ноябрьдән салым инспекциясенең операцияләр залы түбәндәге график буенча эшли: Дүшәмбе, сишәмбе, чәршәмбе, пәнҗешәмбе - 19 сәгатькә кадәр, Җомга - 17 сәгатькә кадәр, Шимбә - 13 сәгатькә кадәр.
-
Кичкетаңга күрше Удмуртиядән кунаклар килде
Кичкетаң авылы китапханәсенә Алнаш районы Ләлә авылы китапханәсе мөдире, тамырлары Барҗы-Пельгадан булган Мария Башенина җитәкчелегендәге делегация килде. Китапханә мөдире Әлфинә Гыйльфанова, мәдәният хезмәткәрләре Алсу Дәүләтшина, Эльмира Җиһангәрәева, үзешчән сәнгатьтә катнашучылар, авылыбызның социаль хезмәткәрләре кунакларны ипи-тоз, дәртле җырлар белән каршы алдык. Удмуртиядән килгән актив китап укучыларны, балаларны Әгерҗе төбәге, районыбыз капкасы...
-
“Гомернең үткәнен сизмәдем“, ди Девәтернәдә яшәүче Сания апа Закирова
Сания әби ЗАКИРОВА - Девәтернәнең иң хөрмәтле өлкән кешеләренең берсе. Туксан яшьлек олуг юбилее көнне дә аны котлап күршеләре, бер чорда эшләгән кордашлары, туганнары килделәр. Район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов, Девәтернә авыл җирлеге башлыгы Фәнис Йосыпов та, юбилярга иң матур теләкләрен җиткереп, сугыш елларында, аннан соңгы авыр чорларда тылда куйган...
-
Әгерҗелеләр, алдан тавыш бирә аласыз
8-18 ноябрьдә 2018 елда гражданнарга җирле рефрендумда үзара салым кертүгә кагылышлы сорау буенча алдан тавыш бирү уздырыла. Әгәр дә сез нигезле сәбәп белән (командировка, уку, авыру) 19 ноябрь көнне яшәү урыны буенча тавыш бирә алмыйсыз икән, алдан тавыш бирергә мөмкин. Ул 8-14 ноябрьдә территориаль сайлау комиссиясе бинасында уздырыла. Адрес: Әгерҗе...