3 апрель 2012 яңалыклары
-
Бу тариф һава торышына бәйле
"Әгерҗе хәбәрләре"нең 25 январенда дөнья күргән "Тарифлар артмады" исемле язмада "тарифлар 1 июльгә кадәр артмаска тиеш" дигән сүзләрне укыгач, бик сөенгән идек. Тик февраль аена фатирга түләү өчен квитанция килгәч, әлеге сөенечебез эреп юкка чыкты. Җылылык өчен түләү 762 сумга арткан. Безне иң гаҗәпләндергәне җылылык өчен тарифның артуы булды. Югыйсә,...
-
Ремонт эшләре – депутатлар контролендә
Шәһәрдәге һәм Тирсә белән Красный бордагы күпфатирлы 11 йортта капиталь ремонт эшләре дәвам итә. Бу йортларда 24 млн 404 мең сумлык төзекләндерү эшләре башкарылачак. Ремонт эшләрен билгеләнгән срокта сыйфатлы итеп башкарылуына ирешү һәм подрядчикларның эшен ныклы контрольдә тоту өчен һәр йортка шәһәр Советы депутатлары җаваплы итеп билгеләнде. Сез яшәгән йорт...
-
Гаилә фермалары – авылның киләчәге
Яңа Бәзәкә авылына күптән инде бу кадәр күп җитәкчеләр, депутатларның бергәләп җыелып килгәне булмагандыр. 38 хуҗалыклы бу кечкенә авылда нишләп йөргәннәр алар дисезме? XIII район Советы сессиясендә катнашучылар эшне бу авылдагы гаилә фермаларын, шәхси хуҗалыгында күпләп мал асрап, үз көнен үзләре күрүче уңганнарның тормыш-көнкүрешен карап-өйрәнүдән башладылар. Авыл терлексез яши алмый...
-
Халык театры тәкъдим итә
Кичкетаң халык театры 14 апрельдә кичке сәгать 5тә райондашларны Әгерҗедәге Мәдәният сараена Данил Салиховның "Туй күлмәгем - соңгы бүләгем" дигән ике пәрдәле драмасын карарга чакыра.
-
Суд карарын үтәмәсәң
Шартлы рәвештә хөкем ителгәннәр яңадан җинаять юлына басмасын өчен җинаятьләрне үтәтү инспекциясе полиция хезмәткәрләре белән берлектә 16-26 мартта "Условник" операциясе үткәрде. Рейд барышында шартлы рәвештә хөкем ителгәннәрнең җәмәгать һәм яшәү урыннарында үз-үзләрен тотышларын, суд куйган бурычны, ягъни кичке сәгать 10нан иртәнге 6га кадәр өйдә булырга тиешлеге турындагы карарны ничек үтәүләрен...
-
Солдат каешы буар чак
1 апрельдән Россия армиясенә язгы чакырылыш башланды. Ул 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Хезмәткә 5 меңләп татарстанлы китәчәк.
-
Магнитлы көннәр
4 апрельдә - 11-15, 6сында - 22-24, 7сендә - 15-18, 12сендә - 14-17, 13ендә - 15-18, 19ында - 8-11, 21ендә - 11-14, 22сендә - 21-24, 25ендә - 8-10, 29ында 16-19 сәгатьләрдә.
-
Саннар ни сөйли?
Аҗдаһа елының 3 ае узып китте. I кварталда районда 118 сабый дөньяга килгән, 135 кеше вафат булган. 49 пар гаилә корган, 36 гаилә таркалган. Узган елның әлеге чорында туучылар - 122, үлүчеләр - 187, гаилә коручылар - 47, аерылышучылар 30 булган. Март аенда узган елгы кебек үк 40 бала туган....
-
Наратның горур улы идең
Татарның яраткан җырчысы Фән Вәлиәхмәтовның "Кеше елап дөньяга килә һәм башкаларны елатып мәңгелеккә китеп бара. Әмма менә шушы ике араны елап һәм елатып яшәмәсәк иде", дигән сүзләре хәтергә аеруча уелып калды. 40 елга якын гомерен туган төбәгенә багышлаган өлкән каләмдәш дустыбыз, элекке җитәкчебез, Наратның горур улы Мәҗит ИСРАФИЛОВ 68 ел...
-
Ачык ишекләр айлыгы
Апрель район үзәк китапханәсендә ачык ишекләр айлыгы дип игълан ителде. Ай дәвамында биредә "Яшьләр тәкъдим итә...", "Тарих тәгәрмәче", "Яңа китаплар" һәм башка темаларга күргәзмәләр булачак, стендлар ясалачак. Ә 11 апрельдә - Кошлар көне, 18е - Б.Бедныйның "Девчата" повесте буенча дискуссия, 26сында Шигырь бәйрәме уздырылачак.