3 апрель 2015 яңалыклары
-
Әгерҗедә агропромпарк булачак
"Тиздән Әгерҗедә 400 квадрат метр мәйданда Казандагы Агропромпарк үрнәгендәге мини агропромпарк ачылачак. Анда авыл кешесенә үзе җитештергән азык-төлекне арадашчысыз турыдан-туры сату өчен барлык шартлар тудырылачак", - ди район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Руслан Иванов. Гагарин урамындагы 8нче йортка янкорма буларак төзелгән әлеге бинада һәр сатучының бүленеп алынган үз мәйданчыгы булачак....
-
Шәһәр тынычлыгы сагында
Узган җомгада ирекле халык дружинасы (ДНД), озак вакытка сузылган тәнәфестән соң, беренче тапкыр рейдка чыкты. Күп кенә әгерҗелеләр ДНДның кире кайтуын хуплап каршы алдылар. Рейдка чыгарга дип полициягә юл тотканда каршыма танышым очрады һәм кая баруым белән кызыксынды. И рекле халык дружинасы вәкилләре белән рейдка чыгасымны белгәч: - Шәһәрдә тәртип...
-
“Йолдызлык“ны карагыз
Бу якшәмбедә, ягъни 5 апрельдә көндезге сәгать 1дә ТНВ каналыннан "Йолдызлык" фестивален карарга онытмагыз. Анда Әгерҗедә узган зона фестиваленең беренче өлеше күрсәтеләчәк. Әгерҗенең нәни йолдызчыклары чыгышлары күңелегезгә хуш килер.Ә фестивальнең икенче өлешен 11 апрельдә карый аласыз.