3 июнь 2017 яңалыклары
-
Социаль һәм мәдәният хезмәткәрләре Кадыбаш әбиләрен Көтмәс буена алып барды
Ямьле җәйгә аяк бастык. Ниһаять, бар табигать яңарды, үсемлекләр кояшка үрелә башлады. Күңел еракларга ашкынса да, мөмкинлекләрең чикле булса, өйдән чыгып йөри алмасаң, бик теләсәң дә әллә кайларга барып булмый шул. Кадыбаш авылының социаль хезмәткәре Алсу Абдуллина, үз тәрбиясендәге 80 яшьлек әби-бабайларны яшьлекләренә кайтарырга теләп, авылдан җиде чакрым ераклыкта булган...
-
Кузгалактан баллы пирог (рецепт)
Бакчада ашарга яраклы яшел үләннәр өлгергән вакыт. Бүген Казанда яшәүче Рамилә Нотфуллинаның авылда үскән кузгалактан баллы пирог рецептын тәкъдим итәбез. Камыр өчен: 1 стакан кибет каймагы яки сөт, ярты стакан шикәр комы, 100 грамм атланмай, 2 стакан он, 1 кап көпшәкләндергеч. Эчлеккә кузгалакны турап салырга, өстенә шикәр комы, аз гына...
-
Сигезенче сыйныф укучысы мәктәп формасына кадәр үзе тегә
Әгерҗе кызы Айгөл ШАКИРТОВА 4 сыйныфтан ук бәйләү һәм тегү белән шөгыльләнә. "Кызыбызга кием бик сирәк сатып алабыз, мәктәп формасына кадәр үзе тегә", - ди әнисе Роза. Айгөлнең җәйге коллекциясе әзер инде. Футболка, шорты, итәк, чалбар - барысын да язга чыккач үзе теккән. Аларга туры китереп сумкалар да бәйләп куйган...