3 август 2015 яңалыклары
-
Сарсак-Омга фермерлары грант отты
Сарсак-Омгадан бәрәңге игү белән шөгыльләнүче Кудрявцевлар гаиләсенә күптән түгел сөенечле хәбәр килеп иреште: алар, "Эш башлаучы фермер" республика бәйгесендә катнашып, зур гына күләмдә грант оттылар. Кудрявцевларның бәрәңге игү мәйданнары быел 18 гектар тәшкил итә. Бу - узган ел белән чагыштырганда, бермә-бер артык. - Әлеге акчаларны йөк машинасы алуга, бәрәңге җыю...
-
02 хәбәр итә
Югалып калмаган 30 июльдә төштән соң гражданин А. Әгерҗедәге "Камея" кибете сатучысына һөҗүм итә. Ул кибеткә кереп, зур гына суммага ювелир әйберләр урлый. Бу вакытта кибеттә булган бер сатып алучы югалып калмый, һөҗүм итүчене кибеткә бикләп куя. Тревога төймәсенә басып, тиз генә полиция хезмәткәрләре чакыртыла һәм алар кыска гына вакыт...
-
Лиана – Спасс барин кызы
Матур традиция буенча, быел да Алабугада Спасс ярминкәсендә Спасс барин кызын сайладылар. Әгерҗе кызы - Алабуга мәдәният һәм сәнгать көлляите студенты Лиана Алавердова беренче урын яулады. Бәйгедә дүрт кыз катнашты. Алар үз осталыкларын "Во миру", "Во пиру", "На добрых людях" кебек бәйгеләрдә күрсәттеләр, жюри карамагына төрле ашамлыклар тәкъдим иттеләр.