3 август 2016 яңалыклары
-
Игътибар, һава торышы бозылуы ихтимал
ТРның Гидрометеорология һәм тирә-якны күзәтү идарәсе кисәтү таратты: - 4-5 августта Татарстан территориясендә тотрыксыз һава торышы күзәтеләчәк. Урыны белән яшенле яңгыр, көчле җил булуы ихтимал. 4 августның икенче яртысында һәм 5 август төнендә урыны белән көчле яңгырлар, боз яварга мөмкин. Бу кисәтү Әгерҗе районында яшәүчеләргә дә кагыла.
-
Әгерҗелеләргә таныклыклар бирелә
2016 елның 18 сентябрендә Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасын сайлаячакбыз. Хөрмәтле сайлаучылар! Әгерҗе районы территориаль сайлау комиссиясе 3 августтан 17 сентябрьгә кадәр таныклыклар бирелүен хәбәр итә. Исегезгә төшерәбез, властьның федераль органнарына сайлауларда алдан тавыш бирү уздырылмый. Әгәр сайлаучы тавыш бирү көнне теркәлгән яшәү урыны буенча сайлау участогына килә алмаса,...
-
Ижауда яңа мәчет ачыла
10 августта Ижауның К.Маркс урамында төзелгән мәчетне ачу тантанасы була. - Әлеге мәчеткә беренче нигез ташы 2003 елда ук салынган иде. Иман йортын салуга 100 миллион сум тирәсе акча тотылды. Республика да, шәһәр хакимияте дә, халык та ярдәм итте, - ди Удмуртия Диния нәзарәте мөфтиенең төзелеш эшләре буенча урынбасары Нәгыйм...
-
Шаршадыдан Хәлимә әби: “Туксан гына әле миңа“
"Туксан бик олы яшь булса да, әле мин һич кенә дә үземне шул яшькә җиттем дип санамыйм, күңел һаман яшь", - дип Шаршадыда гомер кичерүче Хәлимә апа ВАҺАПОВА. Чынлап та, юбилярга туксанны бирермен димә! Күз тимәсен, күзе күрә, колагы ишетә, сәламәтлегенә зарланмый. Яшь чактагы кебек бик җор телле, җырга да...