Әгерҗе районында Бөек Җиңү бәйрәмен 19 ветеран каршы ала
Быелгы Бөек Җиңү бәйрәмен районыбызда нибары 19 ветеран каршы ала. Бәйрәм алдыннан аларга "Ничек яшисез, хөрмәтле ветераннарыбыз?" дип мөрәҗәгать иттек.
Мөнәвәрә ЯХИНА, Кырынды авылы:
- Быел 96 яшемне тутырдым. Шушы яшемдә дә үз аягымда йөри алуыма сөенеп туялмыйм. Ике ел рәттән Казанга Бөек Җиңү бәйрәме уңаеннан уздырыла торган тантанага да...