"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы
Грипп - кеше сәламәтлегенә бик зур зыян китерүче дөньяда иң киң таралган инфекцияләрнең берсе. Гриппка каршы привика ясатуның аңа каршы көрәштә иң үтемле чара булуында бернинди шик юк. Вакцинация сәламәт һәм 65 яшьтән кечерәк кешеләрне грипп йоктырудан, өлкәнрәк яшьтәгеләрне үпкә ялкынсынуы кебек өзлегүләр белән хастаханәгә эләгүдән саклый. Кеше грипп белән...
Иртәгә, 5 ноябрьдә, сәгать 9да "Нур" мәдрәсәсендә Коръән уку бәйгесе уза. Ул дүрт яшь төркемендә оештырыла. Төп таләп - Коръәнне тәҗвид кагыйдәләре буенча дөрес, сәнгатьле итеп уку.
1 ноябрьдән салым инспекциясенең операцияләр залы түбәндәге график буенча эшли: Дүшәмбе, сишәмбе, чәршәмбе, пәнҗешәмбе - 19 сәгатькә кадәр, Җомга - 17 сәгатькә кадәр, Шимбә - 13 сәгатькә кадәр.
Бүген сәгать 10да Боз сараенда "Локомотив-Әгерҗе" һәм "Локомотив-Ижау" командалары хоккей уйный. Әгерҗе командасына көч бирергә килегез.
Әлеге бәйрәмнең тарихы еракларга барып тоташа. Ул тынычлык, иминлек, бәйсезлек өчен бердәмлек символын чагылдыра. Бу көн - Ватаныбызны дошманнар һөҗүменнән саклап калган ерак бабаларыбызга хөрмәт кенә түгел. Бүген безгә уртак көч белән халыклар бердәмлеген саклау аеруча мөһим. Бу Россиягә үз юлын һәм язмышын билгели ала торган мөстәкыйльлеген саклап калу өчен...
0