6 май 2014 яңалыклары
-
Ветераннарны Президент кунакка җыя
8 майда Казанда М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сугыш һәм тыл ветераннары белән очраша. Әлеге бәйрәм тантанасында Ожбуй авылыннан Августа Шуматова, Красный бордан Николай Третьяков, Әгерҗедән Роза Богданова, Лидия Краснова, Павел Волков, Әнвәр Журавлев, Касайдан Минһаҗетдин Шәрәфиев катнашалар.
-
Иң яхшы өстәмә белем бирү педагогы
Районда беренче тапкыр уздырылган "Иң яхшы өстәмә белем бирү педагогы" бәйгесендә 4нче мәктәптән Людмила БЕЛОВАга тиңнәр булмады. Әлеге бәйгедә җиде педагог көч сынашты. Менә алар: балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбеннән бик күп яшьләрне кул көрәше серләренә өйрәткән, хәтта Европа чемпионнары тәрбияләгән Сирень Галиуллин, районда көрәш буенча иң көчле Исәнбай командасын җитәкләүче һәм...
-
Сез бик кирәк әле, ветераннар
43 хуҗалыклы Касай авылында утны-суны кичкән сугыш ветераны Касыйм ИСМӘГЫЙЛЕВ һәм тылда җиңүне якынайтуга үзеннән зур өлеш керткән Минһаҗетдин ШӘРӘФИЕВ - иң өлкән кешеләр. Бик еш күрешәләр бу ике авылдаш. Өйләре дә бер урамда гына. Хуҗалыклары нык, төзек. Гомер буе колхозда иң авыр эштә эшләгәннәр. Менә дигән гаилә корганнар, кем...