6 июнь 2016 яңалыклары
-
Әгерҗе Сабан туенда - спорт уеннары + ФОТО
МӘЙДАН ҮЗЕНӘ ТАРТА Сабантуй шуның белән күңелле һәм истә кала торган бәйрәм, анда һәркем үзенең осталыгын, җитезлеген, көчен сыный ала. Бәйрәмне тыныч кына күзәтеп утыручы 81 яшьлек Халисә апа Камалетдинова да түзмәде, чүлмәк ватарга чыкты һәм булдырды бит! - Эх, яшь чакта Сабантуйның бер генә бәйгесен дә калдырмый идем, хәзер...
-
Әгерҗе Сабан туе сәхнәсендә - җыр-бию + ФОТО
БЕЗ - БЕРБӨТЕН Милли бәйрәмебезне татарлар гына түгел, руслар да, удмуртлар да, марилар да бик яраталар. Әнә, милли ризыкларын пешереп алып килгән дусларга бәйрәмдә кадер-хөрмәт күрсәтелде. Үзләре дә төшеп калганнардан түгел. Сабантуй сәхнәсендә өч йөздән артык җырчы-биюче иртәдән-кичкә кадәр райондашларга, кунакларга матур чыгышларын бүләк итте. Һәр чыгыш "бишле" билгесе белән...
-
Әгерҗе Сабан туенда алдынгыларны хөрмәтләү + ФОТО
ХЕЗМӘТ КЕШЕСЕНӘ - ДАН Ә менә биредә көнне-төнгә ялгап эшләгән кыр батырлары, алдынгы сыер савучылар, авыл хуҗалыгы тармагында һәр баш терлек, һәр бөртек өчен җан атучы белгеч-җитәкчеләр җыелган. Сабан туе нәкъ менә сабан эшләре төгәлләнгәч, авыл хезмәтчәннәренә дан җырлау өчен уздырыла торган бәйрәм шул ул. - Быел кыр эшләрен иртә...
-
Әгерҗе Сабан туенда - атлар чабышы + ФОТО
Чү, тузаннар туздырып атлар килә түгелме соң?! Әнә-әнә, күрегезче, финишка җиткәндә иң арттагы ат алга ыргылды. Әйдә, бахбай, син бүген беренче булырга тиеш! Хуҗалар дүртаяклы дусларын чабышка бер генә түгел, 3-4 ай әзерлиләр. Ә ярышка чыгар алдыннан аларга ашарга бирергә ярамый, диләр. Хуҗаларының күзләренә мөлдерәп торган атларны күрсәгез иде сез......
-
Бүген көчле яңгыр көтелә
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 6 июньдә, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итә. Синоптиклар фаразлавынча, бүген көндезге сәгатьләрдә яшен булу ихтималы бар. Яшен вакытында көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга җитә. Көндез республика районнарында һәм аның башкаласында да көчле яңгыр явачак. Көндезге һава...