6 июль 2017 яңалыклары
-
Әгерҗедәге училище студентлары дипломлы булдылар
Түбән Кама агросәнәгать көллиятенең Әгерҗедәге филиалында белем алган 28 студентка машинист ярдәмчесе дипломнарын тапшырдылар. Аларның өчесе кызыл дипломга лаек булды.
-
“Тугызбуй“ төркеме Ижауда дискотека уздыра
8 июльдә 20 сәгатьтә Девәтернәнең Фәнис Арсланов җитәкчелегендәге "Тугызбуй" төркеме артистлары Ижауның "Домино" кафесында татарча дискотека уздыра.
-
Әгерҗедәге мәшгульлек үзәгенә көн саен алтмыш кеше мөрәҗәгать итә
60 кеше. Әлеге санның ни аңлатканын беләсезме? Менделеев мәшгульлек үзәгенең Әгерҗе филиалы белгечләренә көненә уртача әнә шуның кадәр кеше мөрәҗәгать итә. Бүген районда эш белән тәэмин ителеш ничек соң? Бу хакта филиалның әйдәп баручы инспекторы Гөлнара ХУҖИНА белән әңгәмә кордык. - Гөлнара Фәнисовна, сүзебезне саннардан башлыйк әле: бүген филиалда эш...
-
Шаршады биючеләренең хыялы – “Танцы. Битва сезонов“ проектына эләгү
Шәһәр балаларына актив тормыш алып бару өчен мөмкинлекләр күбрәк булуы беркемгә дә сер түгел. Алар иҗат һәм сәнгать түгәрәкләренә йөриләр, спортның берничә төре белән шөгыльләнәләр. Авыл балаларына исә бу яклап шартлар чикләнгән. Ә менә Шаршадыда Раимовлар, Ханнановлар гаиләләрендә тәрбияләнүче балаларның күңелләренә хуш килгән шөгыль табуларына афәрин диясе генә килә. Алабугада...
-
Девәтернәдәге мәйданчык шәһәрнекеннән ким түгел
Девәтернә Мәдәният йорты директоры Фәнис Арсланов, "РИТЭК" җәмгыяте оештырган "Гаилә нык булса, Ватан да көчле була" дигән проектта катнашып, грант откан иде. Әнә шул акчага туган авылында уен һәм спорт мәйданчыгы булдыру хыялын тормышка ашырды ул. Республика программасы буенча Әгерҗедән кала Красный бор, Исәнбай, Тирсә, Кырындыда ясалган спорт мәйданчыклары күптән...