6 октябрь 2017 яңалыклары
-
Яңа Чекалда авылында нибары биш кеше яши
XXI гасырда ике-өч өйдә генә ут янучы, урамнарында кеше буе үлән үсүче авылларны күрү кызганыч булса да, аларның юкка чыгуына юл куймаучы апа-абыйларның барлыгы горурлык хисләре уята. Яңа Чекалдага аяк баскач та шундый хисләр биләде күңелне. Күптән онытылган авылда бернидән зарланмыйча яшәүче апа-абыйларның булуы сокландырды безне. ӨЧ ӨЙДӘ УТ ЯНА...
-
Әгерҗегә Татьяна Воропаева килде
Бүген Әгерҗегә ТР Дәүләт Советы депутаты, "Бердәм Россия" партиясе рәисе Дмитрий Медведевның Татарстандагы төбәк кабул итү бүлмәсе җитәкчесе Татьяна Воропаева эшлекле сәфәр кылды. Ул башта район хакимияте бинасында халыкны кабул итте. Әгерҗелеләр депутатка төрле сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр: кемнедер социаль пакеттан файдаланучыларга еш кына билгеле бер дарулар урынына аларны алыштыра...
-
Октябрь нинди яңалыклар алып килде
1 октябрьдә бурыч аркасында чит илгә чыгуны чикләү белән бәйле канунга үзгәрешләр керде. Аның нигезендә суд приставлары 30 мең сумнан артык бурычы булганнарны чит илгә чыгу хокукын вакытлыча чикли ала. Әлегә кадәр ул 10 мең иде. Әлеге чара алимент бурычы булганнарга, сәламәтлеккә зыян салыну яки тәрбияләүченең үлеме белән бәйле зыян...
-
Әгерҗенең яшь спортчылары Татарстан Чемпионатыннан җиңү белән кайттылар
Әгерҗенең кул сугышы белән шөгыльләнүче спортчылары ТР Чемпионатында уңышлы чыгыш ясадылар. Тренер Грайр Аракелян шәкертләре республика беренчелегеннән 101 медаль алып кайттылар һәм команда буенча беренче урын яуладылар.
-
“Әгерҗе хәбәрләре“нә ташламалы бәягә язылырга ашыгыгыз
Хөрмәтле газета укучыларыбыз! 15 октябрьгә кадәр 2018 елның беренче яртыеллыгына "Әгерҗе хәбәрләре"нә ташламалы бәягә язылырга ашыгыгыз. Бу көннәрдә почта бүлекчәләре аша район газетасына 594 сумга (декададан соң - 660 сум) язылырга мөмкин. Ә бер елга ташламалы язылу бәясе - 1188,02 сум (1320 сум). Редакциядә һәм хезмәт коллективларында язылу бәясе узган...
-
Бүген Әгерҗе мөгаллимнәре Казанда тантанада катнашалар
Бүген Казанның "Корстан" күңел ачу комплексында Халыкара укытучылар көне уңаеннан тантаналы чара уза. Бәйрәмдә район мәгариф идарәсе начальнигы Вәсилә Сафиуллина, аның урынбасарлары Любовь Ершова һәм Аидә Йосыпова, "Радуга талантов" балалар иҗаты йорты директоры Валентина Федорова, 2нче шәһәр мәктәбе укытучысы Ольга Костенкова, Исәнбай мәктәбе директоры Ринат Борһаниев катнаша.
-
Бүген һава температурасы +8..+13 градус булачак
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, республикада 6 октябрьдә аязучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә һәм иртән, көндез урыны белән күпчелек районнарда яңгыр явачак. Көньяктан искән җилнең секундына 8-13, көндез урыны белән 25 метрга кадәр көчәю ихтималы бар. Татарстанда төнлә минималь һава температурасы - +2..+7, көндез максималь...