7 июль 2014 яңалыклары
-
Рамазан аенда ничек тукланасыз?
"Ураза вакытында көн саен туклануны инжир белән башлап кара җимеш белән бетерү, тулаем алганда, бер инжир, өчәр күрәгә һәм кара җимеш ашау яхшы", - дигән киңәшләр бар дини чыганакларда. Ә районыбыздагы ураза тотучылар кичен авыз ачканда, иртән сәхәр вакытында ниләр белән туклана икән? Рәмзия ШӘЙМӨХӘММӘТОВА, Әгерҗе шәһәре: - Мин сәхәргә...
-
Кырынды борылышында – юл һәлакәте
Әгерҗегә гаилә бәйрәменә бару уңаенда Кырынды борылышында биш кеше утырган җиңел автомобиль каплана. Нәтиҗәдә Пеләмештән 62 яшьлек ханым һәлакәт булган урында ук җан бирә. Ике айлык сабый һәм аның 11 яшьлек бертуганы төрле тән җәрәхәтләре белән Казан хастаханәсенә озатыла. Ә балаларның әти-әнисен Әгерҗе хастаханәсенә алып китәләр.
-
Син – минем йөрәгем яртысы
"Ул - минем йөрәгем яртысы, ул - минем бердәнберем, әле ярый ул очраган яшьлегем таңында"... Әгерҗедә беренче тапкыр үткәрелгән кәләшләр фестивалендә мондый кайнар мәхәббәт сүзләрен бик еш ишетергә туры килде. Әйтерсең лә, туй көнебез Аграр яшьләр берләшмәсенең Әгерҗе бүлекчәсе Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан районда беренче тапкыр кәләшләр фестивале...