8 февраль 2017 яңалыклары
-
ӘГЕРҖЕ РАЙОНЫ ЕГЕТЕ ГОМРӘ ХАҖЫНА ЮЛЛАМА БЕЛӘН БҮЛӘКЛӘНДЕ
Азнакайда ир-атлар арасында Коръән укучылар конкурсы уздырылды. Анда Татарстанның 19 мөхтәсибәтеннән - Азнакай, Әгерҗе, Баулы, Балтач, Буа, Бөгелмә, Биектау, Зәй, Казан, Кукмара, Лениногорск, Мамадыш, Мөслим, Түбән Кама, Яр Чаллы, Сарман, Чистай, Ютазы районнарыннан Изге Китапны укый белүчеләр җыелган иде. Беренче урынга бүләк - олы хаҗга, икенче урынга - гомрә хаҗына...
-
Әгерҗелеләр чаңгы юлларына чыгарга яраталар
Җәен вакыт юклыгын, талпан кадалуны сәбәп итеп, йортыбыз янындагы урманга сирәк чыгам. Ә кышкы урман рәссам картинасындагыдай серлелеге һәм элекке Яңа ел открыткасындагы гүзәллеге белән үзенә тартып тора. Мәгърур төз наратларга кар "бүрекләре" эленгән. Яфраклары коелган агачлар да шәрә түгел, ак туннарын кигәннәр. Карга күмелеп бетмәгән кыргый әнис, һиндыба (цикорий),...
-
Әгерҗедә яшәүче Халидә апа Гобәева бакча сезонына әзерләнә
36 яшендә иреннән тол калган Халидә ГОБӘЕВА биш баласын аякка бастыру, укыту өчен күпләп мал асрый, бакчачылык белән шөгыльләнә. - Чәчем белән җир себерсәм себердем, әмма балаларымны кеше алдында ким-хур итмәдем. Өстәлдән тәмле ризык өзелмәде, иң матур кием аларда булды, - ди Халидә апа. Әгерҗедә Толстой урамыннан йорт сатып алгач,...
-
Тирсәдә яшәүче Муллахмәтовларда бәйрәм арты бәйрәм
Хәзерге заман баласын 14 яшендә кочегар итеп күз алдына китерә аласызмы? Шәхсән мин - юк. Ә менә Наилгә 14 яшендә колхоз рәисе зур терлекчелек фермасының күмер ягып җылыта торган котельныен ышанып тапшыра. Шул яшеннән башлап эштән туктаганы юк аның. Алтмышына килеп җиткән Наил МУЛЛАХМӘТОВның хезмәт стажы - 46 ел. Шуның...