8 февраль 2018 яңалыклары
-
Февральдә магнитлы көннәр
9,16 февральдә магнит давыллары көтелә. Әлеге көннәрдә үзегезнең һәм якыннарыгызның сәламәтлегенә аеруча игътибарлы булыгыз.
-
Әгерҗе КВНчылары Казанда чыгыш ясый
Бүген Әгерҗенең "САГА" җыелма командасы Казанда "Республика" КВН фестивалендә чыгыш ясый. Анда республикадан 80 команда җиңү өчен җан ата. Марсель Шахмин һәм Евгений Мурзин җитәкчелегендәге Әгерҗе егет-кызлары Фәнил Бәшәров, Ярик Костенков, Асом Кенжаев, Эрик Гыйззәтуллин, Эрик Бәшәров, Руслан Әхмәтов, Регина Вахрушевадан торган командага җиңүләр телибез.
-
Унбер малай арасында үскән ул
Бүген 90 яшьлек олуг юбилее уңаеннан котлаулар кабул итүче Әнисә әби Фәсфетдинова тумышы белән Мөслим якларыннан. Ун малайлы гаиләдә бик көтеп алынган кыз була ул. Аннан соң туган төпчекләрен кыз дип көтсәләр дә, тагын малай туа. Әнә шулай, унбер малай арасында бик кадерле булып үскәндә әниләре үлеп китә. Язмыш җилләре...
-
Урман хуҗалыгында – яңа министр
Алексей Песошин бүген Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы утырышында ведомство коллективына яңа министрны тәкъдим итте. Премьер-министр Алексей Песошин Равил Кузюровны Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры сыйфатында тәкъдим итте. Равил Кузюров Татарстанның Аксубай бистәсендә туган. «Инженер-төзүче-технолог» белгечлеге буенча Казан дәүләт архитектура-төзелеш академиясен тәмамлаган. 2013 елның декабреннән Нурлат муниципаль районы башлыгы вазифасында булды....
-
Татарстанда спорт объектлары төзелешенә 1,7 миллиард сум акча бүленде
Татарстанның 12 районында универсаль спорт заллары һәм өсте капланган бассейннар төзелә. (Казан, 8 февраль, «Татар-информ», Динара Сираҗиева). Татарстанда спорт объектлары төзелешенә 1,69 миллиард сум акча бүленә, дип хәбәр итә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы. Бу акчалар 2017-2018 елларга каралган. Татарстанның 12 районында 5 универсаль спорт залы һәм өсте капланган...
-
Иртәгә Олимпиадага старт бирелә
9-25 февральдә Көньяк Кореянең Пхенчхан шәһәрендә XXIII кышкы Олимпия уеннары уза. Анда 92 илдән 2925 спортчы көч сынашачак. Барлыгы 102 комплект медаль уйнатыла. Моннан дүрт ел элек Сочида узган Олимпиададан соң спортчылар, җанатарлар әлеге мөһим чараны зарыгып көтте. Әмма халыкара Олимпия комитетына 500 спортчыдан торган исемлек тәкъдим ителсә дә, Россиянең...
-
Россиядә җәйге вакытны кайтарырга тәкъдим итәләр
Галимнәр фикеренчә, җәйге вакыт бетерелү сәбәпле, ел саен кешеләр көндезге 200 сәгатьне югалта. Дәүләт Думасына илдә сәгатьне бер сәгатькә алга күчерергә һәм Россияне җәйге вакытка күчерергә тәкъдим итә торган закон проекты кертелде. Бу хакта Россия депутаты Андрей Барышевка сылтама белән ТАСС хәбәр итә. "Федераль закон проекты кабул ителү яз һәм...
-
Әгерҗелеләрне иртәгә чаңгы юллары көтә
9 февральдә әгерҗелеләр илебездәге меңләгән спорт сөючеләр кебек үк "Россия чаңгы юллары-2018" ярышлары кысаларында үзләрен сынаячаклар. Әгерҗедә спорт бәйрәме "Орешник" паркында уза. Җомга көнне ял паркы үзенә җитәкчеләрне, хезмәт коллективларын һәм укучыларны җыячак. 13.00 сәгатьтә чаңгы базасы янында катнашучыларны теркәү башлана. 13.30 сәгатьтә стартка хатын-кызлар баса. Алар 2-3 чакрымга узышалар....