8 май 2018 яңалыклары
-
Әгерҗедә Җиңү көненә багышланган “Тынычлык эстафетасы“ узды
Бөек Җиңү бәйрәменә багышлап Әгерҗедә уздырылучы “Тынычлык эстафетасы“ елдан-ел катнашучыларның саны артуы белән популярлык яулый. Быел ул 33нче тапкыр үткәрелде һәм анда 150 йөгерешче үзен сынады.
-
Р.Миңнеханов: Туган җирнең азатлыгы өчен гомерен кызганмаган батырлар мәңге онытылмас!
Казанда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган тантаналы чара узды.
-
2018 елда Ураза гаете 15 июньгә билгеләнгән
Рөстәм Миңнеханов карары белән Ураза һәм Корбан бәйрәмнәре даталары билгеләнгән.
-
Татарстанда сугышта катнашучыларның барысына да «Фидакарь хезмәт өчен» медале тапшырылачак
Татарстан Президенты сугышта катнашкан һәм аларга тиңләштерелгән 46 мең 177 кешене медаль белән бүләкләү турындагы указны имзалады.
-
Әгерҗе ветераннары - бәйрәм тантанасында
Бүген Казанда Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышланган тантанада сугыш, тыл, хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан ветераннарны хөрмәтли.
-
Кодашта Җиңү бәйрәме уңаеннан тантаналы чара узды
Җиңү бәйрәме көннәрендә авылларда сугыш һәм тыл ветераннарын, сугыш чоры балаларын зурлау чаралары уза. Сугыш һәм тыл ветераннарына ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, район башлыгы Валерий Макаров, авыл җирлекләре исеменнән котлау открыткалары, күчтәнәчләр тапшырыла.
-
Исәнбайда сугыш чоры балаларына хөрмәт күрсәтелде
Бөек Җиңү бәйрәме уңаеннан Исәнбайның “Ак калфак“ оешмасы уздырган “Тугрылык“ кичәсенә кырыктан артык сугыш чоры баласы чакырылды. Аларның 29ының әтисе сугышта хәбәрсез югалган, 12сенеке һәлак булган.
-
Ветераннар бүләк ала
Бөек Җиңүнең 73 еллыгын каршы алган көннәрдә район башлыгы Валерий Макаров сугыш ветераннарына бәйрәм күчтәнәчләре тапшырды. Бүләк ияләре арасында Әгерҗедән Ольга ГРАБОВАЯ да бар.
-
Бөек Ватан сугышы ветераннары Җиңү көненә унар мең сум акча алачак
Җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан бер тапкыр бирелә торган акчаны 100 меңнән артык кеше алачак.