8 декабрь 2017 яңалыклары
-
Әгерҗе районы юлларын кардан чистартуга кайсы оешмалар җаваплы
Быел Әгерҗедә урам юлларын, күпкатлы йорт ишегалларын, авыллар арасындагы, авыл эчендәге юлларны кардан чистарту өчен кем җаваплы? Кар чистартылмаган очракта кая мөрәҗәгать итәргә? Авыллар арасындагы юлларны кардан чистарту өчен быел да "Брус" ширкәте җаваплы. - Без райондагы 300 чакрым юлны кардан чистартуга җаваплы. Бу эш өчен тәгаенләнгән егерме биш берәмлек...
-
Бирүче дә, алучы да гаепле
9 декабрь - Халыкара ришвәтчелеккә көрәш көне уңаеннан "Авангард" яшьләр үзәгендә түгәрәк өстәл оештырылды. Чара "Форпост" үзәге директоры Альбина Красноперова тәкъдим иткән ришвәтчелеккә каршы квест белән башланып китте. Аның барышында укучыларга бюрократия, янап алу, рэкет кебек сүзләрнең асылы аңлатылды. - Россия Федерациясе Президенты Указы белән 2016-2017 елларга ришвәтчелеккә каршы Милли...
-
Әгерҗенең хезмәт коллективлары “Яңа ел фантазияләре“ тамашасына әзерләнә
Быел Яңа ел алдыннан Мәдәният сараенда тәүге тапкыр районның хезмәт коллективлары тарафыннан әзерләнгән "Яңа ел фантазияләре" дип аталган шоу-тамаша күрсәтеләчәк. - Әлеге тамашада чыгыш ясар өчен һәр коллективка Яңа ел темасын чагылдырган ун минутлык чыгыш әзерләргә кирәк. Аны иҗади яктан уйлап, исеменә туры китереп, ягъни бар фантазияне эшкә җигеп әзерләү...
-
Биектаудан Красильниковлар Хөкүмәт ярдәме белән мини-ферма төзиләр
Биектаудан Владимир-Галина КРАСИЛЬНИКОВлар гаиләсен авылдашларыбыз тырышлыклары, уңганлыклары өчен хөрмәт итә. Моңа кадәр дә абзар тутырып мал-туар асраган гаилә, дәүләт ярдәменнән файдаланып, киләчәктә терлек санын тагын да арттырырга планлаштыра. АВЫЛДАШЫБЫЗ КИҢӘШЕ БЕЛӘН - Бу төр субсидия турында авылдашыбыздан, төгәлрәге, Владимир Мухачевтан ишетеп белдек. Без аңа сөт тапшырабыз. Сүз иярә сүз китеп,...
-
Биатлон карарга яратучылар игътибарына: бүген икенче этап башлана
Бүген биатлон буенча узучы Дөнья кубогы ярышларының икенче этабы башлана. Ул Австриянең Хохфильцен шәһәрендә уза.
-
Иртәгә Әгерҗедә ярминкә була
Иртәгә, 9 декабрьдә, Әгерҗедәге олы базар мәйданында ярминкә оештырыла. Сатуда ит, балык, яшелчәләр, башка авыл хуҗалыгы ризыклары мулдан булачак.
-
Бүген һәм иртәгә – “Әгерҗе хәбәрләре“нә ташламалы бәягә язылуның соңгы көннәре
"Әгерҗе хәбәрләре"нә ташламалы бәягә язылуның соңгы көннәре бара. 8 декабрьдә район газетасына 609,30 сумга барлык почта элемтәсе бүлекчәләрендә языла аласыз. Ә Әгерҗе, Тирсә, Красный бордагы бүлекчәләр 9 декабрь - шимбә көн дә эшли. Шушы мөмкинлектән файдаланып калыгыз, хөрмәтле укучыларыбыз. Декада тәмамлангач, язылу бәясе 660 сум булачак. Редакция аша һәм шәһәр...
-
Әгерҗелеләрне нинди һава торышы көтә
Шимбә көн һава торышы бераз салкынайтып җибәрәчәк. Бүген көндез -6, төнлә -9 градус. Бераз кар явуы көтелә. Иртәгә, 9 декабрьдә, көндез -9 градус булса, төнлә температура 15кә кадәр төшәчәк. 10 декабрьдә дә -14, -20 градус саклана. Атна башында температура -11, -12 булачак. Чәршәмбегә бераз җылыта, -6, -7 булыр дип фаразлана....