9 февраль 2018 яңалыклары
-
Җиһангәрәевлар шахмат турниры уздыра
11 февральдә сәгать 10да Иж-Бубый мәктәбендә озак еллар мәктәп белән җитәкчелек иткән Рөстәм Җиһангәрәев истәлегенә аның уллары Искәндәр, Марат, Булат шахмат турниры уздыра. Белешмәләр өчен телефон: 89061226815.
-
Көньяк Корея – кышкы Олимпиаданы кабул иткән унөченче ил
9-25 февраль көннәрендә Көньяк Кореяның Пхёнчхан шәһәрендә XXIX кышкы Олимпия уеннары узачак, дип хәбәр итә «Анадолу» агентлыгы. Халыкара олимпия комитеты мәгълүматлары буенча, 94 ел дәвамында үткәрелгән 22 кышкы Олимпиадада барлыгы 28674 спортчы (шуларның 20573е - ир-атлар, 8101е - хатын-кызлар) катнашкан. Беренче кышкы Олимпия уеннары 1924 елда узган, анда 247 ир-ат...
-
Әгерҗедә беренче тапкыр кышкы биатлон узды
Бүген Әгерҗедә беренче тапкыр район хәрби комиссары Кубогына мәктәп укучылары арасында кышкы биатлон ярышлары узды. Шәһәрнең дүрт мәктәбеннән дүртәр укучы эстафетада узыштылар. Биш йөз метр араны узганнан соң алар граната аттылар һәм дистанцияне дәвам иттеләр. Стартның беренче метрларыннан ук алга ыргылган 1нче гимназиядән Ромео Сярэтянудан соң эстафетаны кабул итеп алган...
-
Бүген әгерҗелеләр чаңгы юлларына басты
Кышкы Олимпия уеннарына старт бирелгән көнне Әгерҗедән йөзләгән спорт сөюче "Россия чаңгы юллары - 2018" акциясенә кушылды. Әйтергә кирәк, соңгы елларда Әгерҗедә чаңгыда йөрүчеләр артканнан-арта бара. "Орешник" паркыннан көнозын кеше өзелми, ял көннәрендә олысы-кечесе саф һавада сәламәт яшәү рәвеше алып бара. Узган ел ахырында Әгерҗедә чаңгы базасы ачылу да әлеге...
-
Әгерҗедә “Чаңгы юллары-2018“ ярышлары үтте + ФОТО
-
Иң матур пар өчен тавыш бирергә онытмагыз
"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы сайтында 14 февраль - Гашыйклар көненә багышлап уздырылган "Love is..." фотобәйгесенә тавыш бирү бара. Ул 12 февральгә кадәр дәвам итә. "Агрызские вести" битенә кереп, иң матур пар өчен тавышыгызны бирергә ашыгыгыз, дуслар. Җиңүче 13 февральдә билгеле булачак. Әлеге парга бәйрәмгә истәлек бүләге тапшырыла.
-
Әгерҗенең “Спутник“ Боз сарае юбилеен каршы ала
2008 елның февралендә беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиев катнашында ачылган Әгерҗедәге "Спутник" Боз сараена - ун ел. Бу еллар эчендә биредә йөзләёгән яшь хоккейчы һәм фигуралы шуу осталары тәрбияләнде. Кул көрәше секциясенә йөрүчеләр дә артканнан-арта бара. Яшь спортчылар республика күләмендәге ярышларда да сынатмыйлар. Боз сараеның юбилее уңаеннан спорт чаралары уздыру да...
-
Яңа Бәзәкәдән абунәчебез махсус бүләк отты
Бүген «Татмедиа» АҖ үткән елгы язылу кампаниясенең иң актив катнашучылары арасында кыйммәтле бүләкләр уйнатты. Бүләкләр арасында 15 юрган, өч цифрлы фотоаппарат һәм 32 сантиметр диагональле телевизор бар иде. Бүләк уйнатуда иң актив 237 абунәче катнашты. Бу юлы Татарстанның 45 районы, Свердловск өлкәсе һәм Башкортстан Республикасында яшәүче иң актив укучылар үз...
-
Красный бор мәктәбе директоры юбилеен бәйрәм итә
Мамадыш районы Югары Кыерлы авылында дөньяга килгән, беренче белемен урман хуҗалыгы буенча алган Красный бор мәктәбе директоры Резидә КАЮМОВА шушы көннәрдә матур юбилеен билгеләп үтә. Хезмәт юлын Түбән Кама шәһәрендә шина заводында башлый Мамадыш районы кызы. Аннан Лубян урман хуҗалыгы техникумына укырга керә. Шунда укыганда булачак җәмәгате - Питрәч районы...
-
Датчиклар кеше гомерен саклап калырга булыша
Узган ел Әгерҗе районында 25 янгын булды һәм аларда ике кешенең гомере өзелде. Республикада 3202 янгында 141 кеше һәлак булган. - Янгыннарда кеше гомере өзелү, мал-мөлкәткә зур зыян килү янгын белән көрәшүнең яңадан-яңа юлларын эзләргә этәрә, - ди күзәтү эшчәнлеге начальнигы Айрат Шәйдуллин. Бу көннәрдә авылларда узучы гражданнар җыеннарында шундый...
-
Фәнис Яруллинның тууына 80 ел
Бүген, 9 февральдә, Татарстанның халык язучысы, Татарстан республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Фәнис Яруллинга 80 яшь тулган булыр иде.Сабырлыгы, оптимизмы белән таң калдырган шәхес 2011 елның 9 декабре көнне 73 яшендә безнең арабыздан китеп барды. Белешмә: Фәнис Яруллин 1938 елның 9 февралендә Татарстанның Баулы районы Кызылъяр авылында игенче...
-
“Әгерҗе хәбәрләре“нә узган елгы бәя белән языла аласыз
1 февральдән 31 мартка кадәр "Әгерҗе хәбәрләре"нә почта аша узган елгы бәя белән - 660 сумга язылу игълан ителә. 1 апрельдән бәяләр тагын күтәреләчәк дигән хәбәр бар. Шуңа күрә ике ай эчендә язылу хәстәрен күрсәгез иде. Киләчәктә дә бергә булыйк, хөрмәтле дуслар! Газетаны редакциягә килеп алучылар һәм хезмәт коллективларында язылучылар...
-
Татар авылларындагы балалар өчен быел беренче тапкыр авыл лагере үткәрелә
Анда Татарстан, Башкортстан һәм Оренбург өлкәсенең 14 районыннан 70 бала килүе көтелә, ди эшмәкәр Фәнир Галимов. (Казан, 9 февраль, "Татар-информ", Чулпан Шакирова). Быел Башкортстанның Туймазы районы Төмәнәк авылында беренче тапкыр авыл лагере узачак. Анда Татарстан, Башкортстан, Оренбургның Ык елгасы буенда урнашкан 14 районыннан балалар җыелачак. Бу хакта "Татар-информ"га "Россиянең татар...
-
Исәнбайның “Өмет“ ансамбле Кадыбаш, Кырынды, Әгерҗедә чыгыш ясый
Исәнбайның "Өмет" ансамбле 9 февраль - Кадыбаш, 10 февраль - Кырынды, 17 февраль Әгерҗедә Л.Айтуганов исемендәге Мәдәният йортларында концерт куя. "Җырларыбыз сезнең өчен" дип исемләнгән концертка рәхим итегез!
-
Әгерҗелеләр бүген чаңгы юлларына баса
Бүген әгерҗелеләр илебездәге меңләгән спорт сөючеләр кебек үк "Россия чаңгы юллары-2018" ярышлары кысаларында үзләрен сынаячаклар. Әгерҗедә спорт бәйрәме "Орешник" паркында уза. Җомга көнне ял паркы үзенә җитәкчеләрне, хезмәт коллективларын һәм укучыларны җыячак. 13.00 сәгатьтә чаңгы базасы янында катнашучыларны теркәү башлана. 13.30 сәгатьтә стартка хатын-кызлар баса. Алар 2-3 чакрымга узышалар. 14.00...