9 июль 2014 яңалыклары
-
Коляскалар парадка чыкты
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен әгерҗелеләр бик озак күңелләрендә сакларлар әле. Чөнки быел шәһәрдә бу бәйрәмгә карата бик матур чаралар узды. Тәүге тапкыр оештырылган булса да, коляскалар парадының ничек матур һәм күңелле узуын сүзләр белән генә әйтеп бирү мөмкин түгел. Стадионга керү юлында ук коляскалы яшь әниләр, төрле яшелчә, җиләк-җимеш,...
-
Педагогларны якларга кирәк!
Мәктәп укытучыларын мыскыл иткән, алардан көлгән өчен укучыларны яки аларның әти-әниләрен җинаять җәзасына тартырга мөмкиннәр. Дәүләт Думасы депутаты Виктор Шудегов шундый тәкъдим белән чыкты. - Яшүсмерләр хәзер бик агрессив. Дәүләт педагогларның иминлеген сакларга тиеш дип саныйм, чөнки алар да, хокук саклау органнары хезмәткәрләре кебек үк, ил һәм җәмгыять өчен мөһим...
-
Имтихан уздыруга – миллионнар
Россиядә былтыр БДИ үткәрү өчен 500 миллион сум акча тотылса, быел бу сан тагын да арткан. Быел имтихан 663 миллион сумга төшкән: видеокүзәтү камераларына 600 миллион сум, имтихан биремнрен кайбер төбәкләргә китергәндә контрольне ныгыту өчен 63 миллион сум акча тотканнар.
-
Киләсе ел яллары
РФ Хөкүмәте 2015 елгы бәйрәм көннәрен бәян итте. Шулай итеп, киләсе елда русиялеләрнең Яңа ел каникуллары 11 көн (1-11 январь) дәвам итәчәк. Майда безне җиде бәйрәм ялы көтә (1-4 майда һәм 9-11 майда). Моннан тыш, 21-23 февральдә, 7-9 мартта, 12-14 июньдә һәм 4 ноябрьдә ял итәбез. Әлбәттә, болардан тыш татарстанлыларга...
-
Банк ябылды
Әле узган ел гына Әгерҗедә Пушкин урамында эшли башлаган "Мособлбанк"ның шәһәребездәге офисы ябылды. Бу бинага урнашкан Бердәм Исәпләү үзәге (ЕРЦ) дә башка бинага күчәргә җыена. ЕРЦ кассасы халыкка яңадан хезмәт күрсәтә башлады.
-
Лагерьда ял итәргә теләсәң
Биектау районы Куркачи авылы янында 15 яшьтән өлкәнрәк балалар өчен республика палаткалы лагере эшләячәк. Ял итәргә теләгегез булса, 89053708954 телефонына шалтыратыгыз.