10 май 2012 яңалыклары
-
Әгерҗегә десант төште
7 майда Әгерҗегә Казаннан наркотикларга каршы десант төште. Безнең районда наркотикларга каршы республика комиссиясенең күчмә утырышы булды. Десантның иң беренче тукталыш итеп Әгерҗене сайлавы очраклы гына түгелдер. Чөнки Наркотикларга контрольлек итү федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе начальнигы - безнең якташыбыз Фаяз ШАБАЕВ. Утырышка район җитәкчеләре, авыл башлыклары, мәктәп директорлары, яшьләр...
-
Бик кыйммәткә төште безнең бәхет
"Бүгенге тормышта бер якын кешеңне югалтсаң да бик авыр, кайгыдан елыйбыз, хәсрәт утында янабыз. Ә сугышта 1945нең Җиңү көнен якынайту өчен 27 миллионнан артык (!) ватандашыбызның, шул исәптән 7 меңгә якын райондашыбызның, яу кырында ятып калуы бүгенгә кадәр йөрәкне әрнетә. Бик кыйммәткә төште безнең бүгенге бәхетле тормышыбыз. Сугыштан ирләрен, улларын,...
-
Алар – быел да беренче
"Наҗар" җәмгыяте хезмәтчәннәре елның-елында районда язгы кыр эшләрен беренчеләрдән булып тәмамлый. Алар быел да бу матур традициягә тугры калганнар. Узган атнаның шимбәсендә чәчү эшләре соңгы гектарларда бара иде инде. Җәмгыятьнең 1462 гектар сөрүлек җирләре бар, шуның 331 гектары - күпьеллык үлән мәйданнары. Ә быел, иң беренче чиратта, 200 гектар мәйданда...
-
Агач утыртыйк
Татарстан Хөкүмәте 12 майны урманнар утырту көне дип игълан итте. "Бездә бу акция башланды инде. Мәктәп укучылары, хезмәт коллективлары ярдәме белән 1100 төп агач утыртырга ниятлибез", - ди Әгерҗе урман хуҗалыгы директоры М.Нәҗипов. Агач үсентеләре утыртырга теләүчеләр шушы оешмага мөрәҗәгать итә ала. Белешмәләр өчен телефон: 22842, 21047.