10 октябрь 2017 яңалыклары
-
Әгерҗе районы җитәкчеләре – Мөслим картлар йортында
Өлкәннәр декадасы кысаларында район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов һәм халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Альмира Зарипова Мөслим картлар йортына Людмила Махневаның хәлен белергә бардылар. Алар Әгерҗедә туып-үскән якташыбызга туган як сәламнәрен җиткереп, күчтәнәчләр тапшырдылар. Декада барышында Альмира Таһировна Алабугада картлар йортында булып, анда яшәүче якташларыбызга да күчтәнәчләр тапшырган иде.
-
Кәефең ничек, райондаш?
Зәмфирә Дәүләтшина, Яңа Акхуҗа авылы: - Өлкәннәр көне уңаеннан күп кенә яшьтәшләребез котлаулар кабул иттеләр. Ни кызганыч, безне генә искә алучы булмады. Без дигәнем - Яңа Акхуҗа, Мукшур, Яңавылда яшәүче, кырыгар ел фельдшер булып эшләгән медицина ветераннары. Әле ярый, Тәбәрле авылы клубына бәйрәмгә җыйдылар. Концерт оештырдык, чәй табыны әзерләдек, төрле...
-
Әгерҗелеләр - абсолют җиңүчеләр исемлегендә
Сигез ел дәвамында "РИТЭК" җәмгыяте уздырган социаль һәм мәдәни проектлар бәйгесендә әгерҗелеләр бер генә тапкыр җиңү яуламадылар инде. Ә менә абсолют җиңүчеләр исемлегенә әле беренче тапкыр гына керделәр. "Экология" номинациясенә тәкъдим ителгән 600 эш арасыннан "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге проекты абсолют җиңү яулады. Проект "Могҗизалы тоз бөртекләре" дип...
-
Иж-Бубый почта бүлекчәсе җитәкчесе “Язылу бүләк ит“ акциясенә кушылды
15 октябрьгә кадәр почта элемтәсе бүлекчәләрендә 2018 елның беренче яртыеллыгына "Әгерҗе хәбәрләренә ташламалы бәягә - 594 сумга язылырга мөмкин. Шушы форсаттан файдаланып һәм "ТАТМЕДИА" җәмгыяте игълан иткән "Язылу бүләк ит" акциясенә кушылып, күпләр Өлкәннәр декадасы барышында әти-әниләренә, өлкән туганнарына газета-журналларга язылу бүләк итәләр. Иж-Бубый почта элемтәсе бүлеге начальнигы Айпашша Ибадуллаева...