11 гыйнвар 2016 яңалыклары
-
Әгерҗе юбилярларын Путин котлады
Январь аеның беренче ункөнлегендә олуг юбилейларына килеп җиткән хөрмәтле тыл һәм хезмәт ветераннарына район Советы аппараты җитәкчесе Резидә Закирова Россия Президенты Владимир Путинның котлавын һәм район башлыгы Валерий Макаровның бүләген тапшырды. Роза Зарип кызы Нуриева гомере буе шәһәр балаларына белем бирде. Ул 95 яшьлек юбилеен Ижауда яшәүче улы Рафаэль гаиләсендә...
-
Әгерҗелеләр, өшүдән сак булыгыз
Яңа ел ялларында Әгерҗе район үзәк хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегенә нык туңу аркасында мөрәҗәгать итүчеләр берәү генә булган. - Әлеге ир-атны хастаханәгә 5 январьда алып килдек, ул хәзер хирургия бүлегендә дәвалана, - ди ашыгыч ярдәм бүлеге өлкән фельдшеры Гөлфия Симакова. Иртәгә синоптиклар кисәк кенә салкынаю фаразлый. Алар әйтүенчә, түбән урыннарда...
-
Наҗардагы терлек чалу пунктында бәяләр түбән булачак
"Безнең терлек сую пунктында бәяләр түбән булсын өчен, без кулдан килгәннең барысын да эшләячәкбез", - дип белдерде Наҗардагы терлек сую пункты хуҗасы Рәшит Шәйхетдинов аны ачу чарасында. Узган ел таможня берлегенең "Ит һәм ит продукциясенең куркынычсызлыгы" техник регламенты гамәлгә кергәннән соң, ит сату белән шөгыльләнүче райондашларыбыз терлекләрен суярга йә Әгерҗе...
-
Әгерҗедә 30 градус салкын булачак
2016 елның беренче эш атнасында алмашынучан болытлы һава көтелә. Кар явачак. Төнлә һәм көндез уртача 10-13 градус салкын. Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирәне күзәтү Идарәсе китергән мәгълүматларга караганда Татарстанның күп районнарында кар, җиңелчә буран көтелә. Һава температурасы 10-15 градус салкын булыр дип фаразланыла. Юлларда бозлавык, урыны белән кар көртләре саклана. Ә...