11 март 2013 яңалыклары
-
Түләү артты
Инвалид балалар һәм тумыштан I группа инвалидларны тәрбияләүче хезмәткә яраклы эшләмәүче гражданнарга - әти-әниләр, опекуннарга ай саен түләнә торган акча дүрт тапкырга диярлек артты. Элек әлеге түләү 1200 сум булса, быелдан 5500 сумга кадәр җитте.
-
"Идән асты” сәүдәсе үсә
Федераль законга кертелгән алкогольле продукция әйләнешен тәртипкә салучы төзәтмәләр үз көченә кергәннән соң ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан 70 контроль тикшерү уздырылды. Нәтиҗәдә, әлеге законны бозуның 49 очрагы теркәлде. 1 январьдан төнлә кибетләрдә, ларекларда алкогольле продукция сату тыелуга карамастан, законга буйсынмаучы сатучылар адым саен очрап тора....